Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мессенджерлардагы "татарча" стикерлар: чиратта - канатлы барс малае

Хәзерге вакытта "Телеграм" веб-сервисында да татарча стикерлар киң таралыш ала. (Казан, 21 июль, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Тиздән "Вконтакте" социаль челтәрендә канатлы барс малае рәвешендәге татарча стикерлар барлыкка килергә мөмкин. Әлеге проектны Мәскәүдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребез Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннарның дизайн студиясе әзерли. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы вәкиленә Айдар...

Хәзерге вакытта "Телеграм" веб-сервисында да татарча стикерлар киң таралыш ала.

(Казан, 21 июль, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Тиздән "Вконтакте" социаль челтәрендә канатлы барс малае рәвешендәге татарча стикерлар барлыкка килергә мөмкин. Әлеге проектны Мәскәүдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребез Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннарның дизайн студиясе әзерли.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы вәкиленә Айдар Мәрданшин үзе хәбәр итте.

"Хәзер төрле стикерлар, смайликлар бик популяр, әмма алар арасында татарларның милли үзенчәлеген чагылдырганнары бөтенләй юк иде. Шуңа бу эшкә алынырга булдык. Стикерлар - татар мәдәниятен, дизайнын популярлаштыруның бер ысулы", - диде ул.

Әлегә канатлы барс малае сурәте төшерелгән барлыгы 15 рәсем ясалган. Хәзерге вакытта "Вконтакте" челтәрендә стикерлар белән шөгыльләнә торган төркем белән сөйләшүләр алып барыла. Әгәр алар ризалык бирсә, әлеге рәсемнәрне "Вконтакте"да урнаштыру ниятләнә. Стикерларны теләге булган һәркем сатып алып файдаланырга мөмкин.

Хәзерге вакытта "Телеграм" веб-сервисында да татарча стикерлар киң таралыш ала. Алар арасында Искәндәр һәм Алия исемле татар егете белән кызы төшерелгәннәре шактый популяр. Әлеге стикерларны да Мәрданшиннар дизайн студиясе эшләгән.

"Бу стикерларны былтыр ук ясаган идек. Башта без аларны гади рәсемнәр рәвешендә үзебезнең сайтта урнаштырдык. Бу, кешеләр аларны үз телефоннарына яки компьютерларына йөкләп, социаль челтәрләрдә үзара язышканда файдалана алсын өчен, шулай эшләнде. Билгеле бер вакыттан соң, "Телеграм"да теләсә кайсы стикерны әлеге веб-сервиска бушлай кертү мөмкинлеге булдырылды. Нәтиҗәдә, программист дусларыбыз тырышлыгы белән стикерлар шунда урнаштырылды. Хәзер "Телеграм"нан файдаланучы һәркем хәбәрләр язганда алардан файдалана ала", - дип сөйләде Айдар Мәрданшин.

ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлеге баш белгече Әлфия Бәдретдинова китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта бу стикерларның һәркайсын 4 меңләп кеше йөкләгән.

Айдар Мәрданшин Искәндәр белән Алия төшерелгән стикерларының татарлар арасында шактый популяр булуын билгеләп үтте. Аларны "Телеграм"да гына түгел, милли эчтәлекле афишаларда, баннерларда да күрергә була, диде ул. Дизайнер киләчәктә татар халкының милли ашлары рәвешендәге стикерлар ясау теләге барлыгын әйтте.

"Телеграм" веб-сервисында башка татарча стикерлар да бар. Әйтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән бушлай стикерлар сериясе. Аның авторы - Казандагы дизайн студия җитәкчесе Марат Хәбибуллин.

"Узган ел ахырында "Телеграм" веб-сервисына күчтек һәм андагы стикерлардан, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин сурәте төшерелгәннәреннән, актив файдалана башладык. Көннәрдән бер көнне нишләп әле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә шундый ук стикерлар эшләмәскә дигән уй килде. 2-3 көндә аның төрле хис-кичерешләрен чагылдырган фотоларын эзләп табып стикерлар сериясе әзерләдек һәм "Телеграм"га урнаштырдык", - дип сөйләде Марат Хәбибуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Ул әлеге стикерларның Татарстан Хөкүмәте вәкилләре тарафыннан да файдаланылуын әйтте. Стикерлар бик тиз арада гаҗәеп зур тираж белән таралган. Бүгенгә аларны 8 мең 464 кеше үзенең аккаунтына йөкләгән.

Cериядәге 9 стикерда Рөстәм Миңнеханов төрле образларда сурәтләнгән. Аның хис-кичерешләре дә аерыла. Әйтик, берсендә ул күтәренке кәефтә кул чаба, икенчесендә җитди кыяфәттә имән бармагын күрсәтеп тора. Президентның кулларына чәчәк бәйләме тотып, шулай ук "Ак Барс" хоккей командасы формасын киеп төшкән сурәтләре урын алган стикерлар да бар.

"Рөстәм Миңнеханов сурәтләнгән стикерлар санын арттыру теләге бар, әмма әлегә вакыт җитми. Президентыбыз - рәсми зат, шуңа аның төрле эмоцияләрен чагылдырган фотоларны табу җиңел түгел", - дип билгеләп үтте Марат Хәбибуллин. Ул "Телеграм"дагы "Өчпочмак" дип аталган стикерлар сериясе авторы да. Cерия "Сәлам", "Шәп", "Яхшы", "Үчти", "Без булдырабыз", "Рәхәт", "Рәхмәт", "Ярый" һәм башка еш кулланыла торган 16 татар сүзе, гыйбарәсеннән тора. Исемлектә 60лап татар сүзе, гыйбарәсе бар, әмма аларны стикер рәвешенә китерергә "кул җитми", диде Марат Хәбибуллин.

"Татарлар" дип аталган стикерлар сериясен күпләргә интернетта "Фәрхәт һәм Фәрхәд" татарча видеотапшыруы аша таныш Ислам Вәлиев эшләгән. Әлеге стикерлар күренекле татар шәхесләре сурәтләреннән гыйбарәт. Алар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, татар әдәбияты вәкилләре Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Батулла, җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Ринат Ибраһимов, Салават, баянчы Рөстәм Вәлиев, хәтта башына түбәтәй кигән Тимати да бар.

Чыганагы http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/21/123322/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мессенджерлардагы "татарча" стикерлар: чиратта канатлы барс малае