Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Патриарх Кирилл Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде

Рус православие чиркәве башлыгы Татарстанда мөселманнар һәм православиелеләрнең үзара аңлашып яшәвенә шат булуын белдерде (Казан, 21 июль, "Татар-информ"). Рус православие чиркәве башлыгы, патриарх Кирилл Татарстанга ике көнлек эш визитына нәтиҗә ясады."Чәчәк аткан Татарстанны - үз төбәге һәм бөек Россия иминлеге хакына мөселманнар һәм православие динендәгеләр иңгә-иң куешып яшәүче җирне күрүемә...

Рус православие чиркәве башлыгы Татарстанда мөселманнар һәм православиелеләрнең үзара аңлашып яшәвенә шат булуын белдерде

(Казан, 21 июль, "Татар-информ"). Рус православие чиркәве башлыгы, патриарх Кирилл Татарстанга ике көнлек эш визитына нәтиҗә ясады."Чәчәк аткан Татарстанны - үз төбәге һәм бөек Россия иминлеге хакына мөселманнар һәм православие динендәгеләр иңгә-иң куешып яшәүче җирне күрүемә сөенәм. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка кунакчыллыгы һәм мөселманнар һәм православиелеләрнең озак еллар үзара аңлашып яшәвенә теләктәшлек күрсәтүе өчен рәхмәтлемен" - Казан Кремленең Мактаулы кунаклар китабында Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл шундый язу калдырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аңа кадәр Рус православие чиркәве башлыгы Губернатор сараеның Ак залында булып, Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанга ике көнлек эш визиты нәтиҗәләре турында сөйләшкән.

"Татарстан халкы сезнең килүне бик көтте", - дип билгеләп узды Татарстан Презденты. Ул патриарх Кириллның республикага визитының төп вакыйгасы әһәмиятенә тагын бер кат басым ясады. Искәртеп узабыз, бүген мәркәзебездә торгызылачак Казан Мәрьям Ана иконасы соборы нигезенә таш салынды. "Бу чыннан да барлык татарстанлылар һәм православие динен тотучы христианнар өчен олы вакыйга", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гөлнар Гарифуллина әзерләде

Чыганагы http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/21/123361/

Фото http://www.tatar-inform.ru/news/2016/07/21/513283/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Патриарх Кирилл Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде