Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасына җайлашканда кыенлыклар килеп чыкса, Азнакай әниләренә нишләргә?

Сез балалар бакчасына килдегез! Ләкин нишләптер балагызның бакча шартларына җайлашуы Сез көткәнчә җиңел генә бармый. Мондый очракларда ата-аналарга баланың бакчада үз-үзен тотышы, башка балалар белән аралашуы, уеннарда катнашуы, гади таләпләрне үти алуы белән һәрдаим кызыксынып тору мөһим. Бу Сезгә балага ярдәм итәргә, өйдә нинди юнәлештә эш алып барырга икәнен аңлар...

Сез балалар бакчасына килдегез! Ләкин нишләптер балагызның бакча шартларына җайлашуы Сез көткәнчә җиңел генә бармый. Мондый очракларда ата-аналарга баланың бакчада үз-үзен тотышы, башка балалар белән аралашуы, уеннарда катнашуы, гади таләпләрне үти алуы белән һәрдаим кызыксынып тору мөһим. Бу Сезгә балага ярдәм итәргә, өйдә нинди юнәлештә эш алып барырга икәнен аңлар өчен кирәк. Күп очракларда тәрбиячеләр ата-аналарга бу мәгълүматларны бик теләп бирәләр. Чөнки баланың җайлашуы уңышлы һәм җиңел үтсен өчен, бакчада тәрбиячеләр һәм өйдә әти-әниләр тарафыннан аңа куелган таләпләр бер төрле, охшаш булырга тиеш.

Мәсәлән, бала бакчада пөхтәлеккә, өстәл артында утырганда тәртип белән ашарга өйрәтелә, ә өйдә ул таләп куелмый - бала хәтта кашык урынына кул белән генә тотып ашарга да мөмкин. Бу очракта тәрбиячеләр һәм ата-аналар арасында аңлашылмаучанлыклар (конфликт), яшьтәшләре белән каршылыклар килеп чыга. Тиздән "минем бакчага барасым килми" диеп киреләнү, елап куркыту кебек күренешләр башлана.

Әгәр дә балагызның төркемдәге яшьтәшләре белән аралашканда кыенлыклар (аны җәберлиләр яки ул үзе тиз кызып китүчән, яки алдашу юлына баса) туа икән, бу очракта Сезгә бу тема буенча дөрес сайланган әкият уку, курчаклар белән сюжетлы-рольле уеннар оештыру ярдәмгә килер. Мәсәлән, кыюсыз балага Бүре, ә агрессив балага Кызыл калфак ролен бирү балага үзен башкалар урынына куеп карарга мөмкинчелек тудыра, башкаларның кичерешләрен аңлау, тою сәләтен тәрбияли. Бераздан, бала алган тәҗрибәсеннән чыгып, үзен башкача хис итсен өчен, рольләрне алыштырырга була.

Бала карау мәшәкате белән генә яшәгән әниләр дә бар. Алар бала "бакчага бармыйм", дип елаган чакта аерата канәгатьлек хисләре кичерәләр, үзләрен бала өчен иң кирәкле, иң якын кеше итеп тоялар. Бала үзаңында моны кирәкле гамәл дип кабул итә.

Бакчага җайлашу вакыты озакка сузылса, вегетатив үзгәрешләр - тынгысыз йокы, начар аппетит, кәеф төшенкелеге, еш кына куз яшьләре күзәтелсә, кичекмәстән чаң сугарга кирәк. Иң элек баланы тыңларга кирәк. Ләкин барлык балалар да уй-кичерешләрен сүз белән аңлатып бирә алмый. Бу очракта баланың рәсемнәренә, әвәләп ясаган әйберләренә, курчаклары белән уйнаганда алар белән аралашу рәвешенә карап аңларга була. Кичекмәстән тәрбиячеләр, бакчаның шәфкать туташы белән сөйләшергә, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Озакка сузылган җайлашуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин:

v беренчедән, махсус шартларга мохтаҗ әм аңа ияләшкән балалар бар;

v икенчедән, бала бакчага йөри башлаганчы башка төрле көн тәртибенә өйрәтелгән;

v өченчедән, ата-аналарның баласы таләпләренә буйсынып, елаган саен аны бакчага илтмичә, өйдә калдыруы да җайлашу процессын катлауландыра

v дүртенчедән, баланың сөйләм теле, аралашу күнекмәләре формалашмаган, чит кешеләр белән аралашуга күнектерелмәгән.

Әгәр дә баланың кәефсез булуы Сезне борчыса, бакчада булган хәлләр, проблемалар турында сорашыгыз. Ләкин бу бакча хезмәткәрләренә карата "компромат җыю" булырга тиеш түгел.Әгәр дә бала нәрсәдән дә булса зарлана икән, һичшиксез моны игъбарга алырга кирәк. Гадәттә балаларның булган хәлләрне аңлатуы дөреслеккә туры килми. Кайбер очракларда бала ачыктан- ачык тәрбиячене гаепли, чөнки бакчада аны гына очындырып, һәр эшләгән гамәлен хуплап, үзен генә игътибар үзәгендә тотмыйлар. Шуңа күрә бала әнисе аны бакчадан алсын өчен барысына да әзер. Менә монда инде балага аның фантазияләү сәләте нык булыша. Шуңа күрә иң элек тәрбияче белән сөйләшүне гаепләүдән түгел, ә барысын да ачыклаудан башларга кирәк.

Аралашучан, кешеләр белән уртак тел табучы ата-аналарның балалары да бакчага тиз ияләшүчән булуы билгеле. Алар үзләре дә кайчандыр балалар бакчасына бик тиз җайлашканнар.Моңа капма-каршы картина да исбатланган: әти-әниләр тирә-юньдәгеләр белән контактка авыр керсәләр, аралашучан булмасалар, аларның балалары да яшьтәшләре белән түгел,ә ялгызы гына уйнауны хуп күрә.

Баланың коллективка җайлашуын җиңеләйтү өчен, балалар бакчасына килгәнче үк аралашу сәләтен үстерергә кирәк. Моның өчен:

· өйдә һәм ишегалдында , комлыкта башка балалар белән уйнауларын оештырырга;

· конфликт килеп чыкмаса, башка балалар белән аралашуын, ниндидер гадәттән тыш хәлләрнең чишелешен читтән генә күзәтергә;

· балага әледән-әле ясалма авырлыклар тудырырга (мәсәлән, җиңелчә генә шаярту балада юмор сәләтен үстерә, бакчада яшьтәшләре кушамат тага башласа, аны җиңел генә үткәреп җибәрергә өйрәтә);

· сабыйны авырлыклар туса, югалып калмаска, ярдәм эзләп әнигә йөгермәскә, ә аны үз көче белән чишәргә өйрәтергә кирәк.

Лилия БРОННИКОВА, Гөлүсә ГЫЙЛӘҖЕВА Чаллы шәһәре, 2нче "Алсу" балалар бакчасының педагог-психологы һәм өлкән тәрбиячесе

Фото https://vk.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасына җайлашканда кыенлыклар килеп чыкса, Азнакай әниләренә нишләргә?