30 июнь 2016 яңалыклары
-
"Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар исемлеге башында - Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" республика төркеменең партия исемлеге лидеры булды. 27 июньдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясенең чираттагы съезды үткәрелде. Биредә Татарстанның бер мандатлы алты округы һәм партиянең республика төркеме буенча федераль исемлегенә кергән Дәүләт Думасына кандидатлар тәгаенләнде.
-
Азнакайлылар, телефоннан сөйләшү кискен рәвештә артачак. Сәбәп нидә?
Әлегә кәрәзле телефоннан сөйләшү кесәгә артык сукмый. Әмма якын арада бу хәл үзгәрергә мөмкин. Бәяләрнең кискен артуы нәрсә белән бәйле соң? Кичә Федерация Советында террорга каршы яңа закон проекты кабул ителде. Аның нигезендә, элемтә операторлары шалтырату һәм язышуның тарихын саклап барырга тиеш була. Шушы таләпне үтәү өчен 2 триллионнан артык...
-
Быел Азнакайда кызлар күбрәк туган
Саннар һәм фактлар Быел районда барлыгы 117 пар язылышкан. Дөньяга 386 бала аваз салган. Аларның 197 се - кызлар, 189 ы - малайлар. Араларында 4 пар игезәк бар. Сабыйларның 30 процентын - беренче, 70 процентын икенче һәм аннан соңгы туган балалар алып тора.
-
Азнакай шәһәре татар зиратында өмә уза
"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!", - диләр. Зираттагы тәртип - ул безнең фани дөньядан киткән якыннарыбызга булган хөрмәт билгесе. 8 июль - җомга көнне татар зиратында өмә уза. Үлән чабу, агачларны кисү өчен үзегез белән эш кораллары да кирәк булачак. Изге эштә бергә булыйк, кардәшләр!
-
Азнакайда игезәкләр фестиваль-конкурсы узачак
Игезәкләр безнең өчен сер булып кала һәм һәрчак кызыксыну уята. Яшьләр көне уңаеннан яшьләр идарәсе "Игезәкләр-2016" фестиваль-конкурсы оештыра. Ул 10 июльдә 15.00 сәгатьтә "Шифа" сәүдә үзәге янында узачак. Анда теләге булган барлык игезәкләр катнаша ала. Заявкалар 7 июльгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителә. Шулай ук конкурста үзегез, яраткан шөгыльләрегез турында...
-
Азнакайлылар, пенсия мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса җитәкчеләр тарафыннан кабул итүләр оештырыла
Халыкны борчыган мәсьәләләр буенча районда депутатлар, җитәкчеләр тарафыннан кабул итүләр оештырылып тора. 19 июльдә 15.00 сәгатьтә Азнакай Пенсия фонды идарәсендә Татарстан буенча Пенсия фонды бүлекчәсе управляющие урынбасары Елена Полякова кабул итәчәк. Пенсия белән тәэмин итү, социаль түләүләр өлкәсенә караган сорауларыгыз булса, алдан 7-01-50 телефоны аша яки идарәнең үзендә языла аласыз.
-
Басулардан тапкан бәхет
Тәҗрибәле, алдынгы механизатор Рәис Гарипов үзенең ак бәхетен кара басулардан тапкан кеше. "Минем бәхетем - басуларда. Туган җиремнән беркая да киткәнем юк", - ди ул. Елның-елында район сабанчылар ярышында да алдынгы урыннарны алып килә. 40 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор нинди генә техникага...
-
Азнакайда төзелгән ТОСлар максатларын аклыйлармы
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешканга ике ел узып киткән. Җирлектәге мәсьәләләрне халык белән бергәләп хәл итү өчен төзелгән әлеге оешмалар, чыннан да, максатларын аклыйлармы? Бу хакта без 4 нче ТИҮ рәисе Нурия Хаҗипова белән әңгәмә кордык. - Нурия Касыймовна, эшне нәрсәдән башларга туры килде? - Әлбәттә, үзебезгә беркетелгән территорияне өйрәнүдән. Биредә...
-
Азнакайда күпфункцияле үзәкләр паспорт бирә һәм права алыштыра башлый
Праваны элек бары тик ЮХИДИ бүлекчәләре генә алыштыра ала иде. 1 ноябрьдән Татарстанда яшәүчеләр, димәк, азнакайлылар да руль артына утырырга хокук бирүче әлеге документларын вакыты чыкканда яки югалтканда аны алыштыруларын сорап МФЦларга бара ала. Тиздән әлеге үзәкләр РФ гражданины паспортын да бирә һәм иске үрнәктәге загранпаспорт оформить итә башлаячак. Ә...
-
Азнакайда башкарыласы эшләрнең яртысы төгәлләнгән
Җәй - төзелеш, ремонт, төзекләндерү чоры. Төзелеш өчен уңай вакытны һич тә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Шуңа да шәһәребез, районыбызда кая карама төзелеш, ремонт эшләре бара. Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы районыбызда ничегрәк үтәлә икән? Әнә шундый сораулар белән торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимовка мөрәҗәгать иттек. -...
-
Азнакайлылар, фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз!
Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул һиҗринең икенче елында - Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышлыкларыбыздан азат булырбыз, Иншә Аллаһ. Кемнәр бирергә тиеш? Әнәс бине...
-
Азнакайлылар яңа паспортлар күрәсегез киләме
Транспорт чарасының кәгазь паспорты кулланыштан чыгарылды. 27 июньнән алар урынына электрон паспортлар гамәлгә керде. Хәзер һәрбер машина турындагы мәгълүмат махсус серверларда сакланачак. 2017 елның 1 нче гыйнварыннан әлеге системаның тәҗрибә версиясе эшли башлый. Яңа төр паспортка күчү ике ел дәвам итә, паральлель рәвештә әлеге паспортның кәгазь варианты да 2017 елның...