28 июнь 2016 яңалыклары
-
"Азнакай- РемСервис" җәмгыяте коллективы "Капитальщик көне" уздырды
Җирлегебездә кече Сабантуйлар дәвам итә. Шимбә көнне "Азнакай-РемСервис" җәмгыяте коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Капитальщик көне" уздырды. Капремонтчыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, төбәгебезнең социаль үсешенә нефтьчеләр керткән өлешне уңай бәяләде, фидакарь хезмәтләре өчен эшче-хезмәткәрләргә зур рәхмәтен белдерде. Җыр-биюләр, җылы котлау сүзләре белән үрелеп барган "Капитальщик көне" анда катнашучылар...
-
Азнакайда 5 июль – бәйрәм, ял көне
5 июль, сишәмбе көнне халкыбыз динебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаетен каршылаячак. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә бу көнне ял итәчәкбез. Ә 4 июльдә эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак.
-
Азнакайлылар, гает намазының вакыты билгеле булды
Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 6:30 сәгатьтә башлана, ә сәгать 7дә гает намазы укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә...
-
Ихсанов Гөлүс Фәтхелислам улын олы бәйрәме 80 яше белән тәбрик итәбез
Мәндәй авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Ихсанов Гөлүс Фәтхелислам улына 29 июнь көнне 80 яшь тула. Әтиебез, сине шушы олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, куанычлы озын гомер, якыннарыңның игелеген тоеп, әни белән тигез гомер итүегезне телибез. Ходай сиңа озын гомер, Гомерлек шатлык бирсен. Кайгы-хәсрәтсез тормыш, Бәхетле картлык...
-
Бариева Галия Гыйльметдин кызын гомер бәйрәме белән котлыйбыз
Тымытык авылында яшәүче кадерлебез Бариева Галия Гыйльметдин кызына 29 июнь көнне 55 яшь! Безнең яраткан әниебез, апабыз, әбиебез сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел жылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек...
-
Мотыйгуллина Зәлифә Салихҗан кызын гомер бәйрәме - 75 яше белән котлыйбыз
Яңа Юлда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Мотыйгуллина Зәлифә Салихҗан кызының 30 июнь көнне гомер бәйрәме - 75 яше. Котлы булсын, әни, туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына Табып була олы бәхетне. Кояшныкы кебек булсын гомерең, Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Бүгенгедәй шат елмайган йөзең Кайгы чаткылары...
-
Гарипова Әлфирә Рәеф кызын гомер бәйрәме 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Гарипова Әлфирә Рәеф кызының 2 июль көнне гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Иң изге теләкләр...
-
Азнакайда, унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды
Бу кадәр купшылыкны, гүзәллекне шәһәребезнең Татарстан мәйданы елга бер генә тапкыр күрә - ул да булса чыгарылыш балы көнендә. 25 июньдә биредә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды. Егетләрнең көязлегеннән, кызларның нәфислегеннән күзләр камаша. Күңелләр үзе шатлык, үзе моңсулык белән тулы бәйрәм бу. Ниһаять, имтиханнар тапшырылган, кулларга...
-
Азнакайлылар, наркоманиягә каршы бергәләп көрәшик!
Ел саен 26 июнь Наркотик матдәләрне куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә бүген 8 миллионнан артык наркоман исәптә тора. Чынлыкта исә, аларның саны күбрәк һәм күпчелеген яшьләр, яшүсмерләр, хәтта балалар тәшкил итә. Бүген республикадагы кебек, район мәдәният учакларында, лагерьларда наркоманиягә...
-
Азнакайдан Гадел Сугаенов азан әйтү бәйгесендә икенче урынга лаек булды
Узган атнада Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәгендә мәчетләргә йөрүчеләр арасында азан әйтү буенча "Азан - 2016" бәйгесе үтте. Анда Бөгелмә, Урыссу, Баулы, Лениногорск һәм Азнакайдан килгән ир-егетләр өч яшь категориясендә көч сынаштылар. Якташыбыз Гадел Сугаенов 19 яшьтән алып 40 яшькәчә ирләр арасындагы бәйгедә икенче урынга лаек булды.
-
Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Ел саен табигать бүләк иткән ямьле җәйге көннәрдә шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уздыру матур бер традициягә әйләнде. Очрашуларны халык та көтеп ала, чөнки биредә аларга җитәкчеләргә үзләренең гозерләрен җиткерергә, ачыктан-ачык сөйләшергә һәм, әлбәттә, гомер кичергән күрше-тирәләре белән бергәләп бәйрәм итәргә дә мөмкинлек туа. Ишегалды бәйрәменең чираттагысы 30 июнь көнне Гагарин урамы,...
-
Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәр базары белән танышып чыкты
Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге өлкәдә җаваплы бер төркем җитәкчеләр катнашында шәһәр базары белән танышып чыкты. Биредә сәүдә итүче эшмәкәрләр базар шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Алар бигрәк тә район җитәкчелегенең аренда бәяләрен киметүенә, үз җитештерүчеләребезгә продукциясен сату өчен ябык һәм уңайлы сәүдә урыннары булдырылу һәм башка уңайлыклар...
-
Азнакайда, мәктәптән һөнәр дә үзләштереп чыгалар
Безнең чорда укучылар мәктәптән һөнәр дә алып чыгалар иде. Үземнең дә секретарь-машинистка дигән таныклыгым бар һәм ул миңа тормышымда нык ярдәм итте. Узган елдан башлап унынчы сыйныфлар өчен тагын шундый мөмкинлек пәйда булды. Татарстанда "2014-2020 елларга халыкның мәшгульлегенә ярдәм" дәүләт программасы эшли. Аның нигезендә "Һөнәр белән таныштыру" проекты гамәлгә ашырыла....
-
Азнакайның Чатыр тавы фольклор фестиваленә җыя
Һәр елны ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" исемле фольклор фестивале үткәрелә. Ул хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе. Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләк районнары, республикабызда...
-
Азнакайлылар, югары уку йортларына керү өчен ничә балл кирәк?
20 июньдә республиканың барлык югары уку йортлары кабул итү кампаниясен ачык дип игълан итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнарын инде тапшырып бетерде инде. Әмма нәтиҗәләр күпчелек предметлар буенча әле билгеле түгел. Шуңа да егет-кызлар дулкынлану белән балларын игълан иткәнне көтә. Билгеле, аларның күпчелеге Казандагы югары уку йортларына керергә...