24 июнь 2016 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда 100 нче пар теркәлде
Туй мизгелләре һәрчак күңелле инде ул. Ә менә йөзенче пар булып теркәлү - икеләтә шатлыклы һәм тантаналы. Бүген Азнакайда йөзенче пар кушылды. Игорь Кравченко белән Айгөл Сабирова өчен гомергә истә кала торган көн булды. Айгөл - Азнакай кызы, ә менә Игорь - Алтай якларыннан. Алар Ноябрск шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме...
-
Бүген Азнакайда МОРГ ачылды
Бүген Азнакайда МОРГ ачылды. Мәйданы 118 кв.метрлы модульле яңа бинаны «Нефтемаш» заводы җитештергән, «Инженер челтәрләре» җәмгыяте күтәртеп куйган. Әлеге төр медицина биналары бүген республиканың Саба, Сарман, Әлкәй, Буа район үзәкләрендә дә файдалануга тапшырылды.
-
Уразада мохтаҗларны ашат
Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Кыямәт көне шундый көндер - дөньяда булган нинди нигъмәтләр бар, аларның берсе дә сиңа файда бирмәячәк. Бары тик сәламәт калеб кенә файда бирер". Ислам дине мохтаҗларга ярдәм итүгә, ашатуга зур игътибар бирә. Тарихка борылып карасак, элек күп халыклар ачлыктан яки мохтаҗларның байларга каршы сугышлар ачуыннан һәлак булганнар....
-
Сугыш чоры җырлары төнгә кадәр яңгырады
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытып ял итүчеләр арасында бу юлысы алты сугыш һәм тыл ветераны да бар. 22 июньдә, кайгы һәм хәтер көнендә, алар янына мәктәп укучылары килде. Кечкенә артисларны тын да алмый тыңлады ветераннар, рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләрен юллап озаттылар. Кичен исә "Хәтер шәме" акциясендә катнашып, сугышта...
-
Азнакайлылар, июльдән нәрсәләр үзгәрә?
Татарстан буенча коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Үзгәрешләр, беренче чиратта, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү тармагына кагылачак. 1 июльдән уртак кухнялары булган, элек тулай торак булып саналган йортларда газ җиһазлары системасына техник хезмәт...
-
Азнакай нефтьчеләре арасында табигатькә зыян салучы һәлакәт булдырмас өчен өйрәнүләр уздырылды
Июнь аенда "Азнакайнефть" идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру цехында Ростехнадзор идарәсе җитәкчелегендә табигатькә зыян салучы һаләкәт булдырмас өчен өйрәнүле күнекмәләр уздырылды. Катгый күзәтчелек астында нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр авария нәтиҗәләрен бетерү буенча ниләр эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. ... Баштан әлеге һәлакәт турында инженер- технолог белеп ала. Аңа махсус нефть әзерләү җайланмасында...
-
Азнакайлылар, күп балалы һәм ялгыз бала тәрбияләүчеләргә өстәмә ял бирмәкчеләр
Дәүләт Думасына шундый закон проекты кертелгән. Ул 14 яшькә кадәрге баласын ялгыз тәрбияләүчеләргә һәм күп бала тәрбияләүчеләргә ел саен бирелә торган чираттагы ялны 28 көннән 31 көнгә кадәр арттыруны күздә тота. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Закон кабул ителерме-юкмы - анысы депутатлар кулында. http://www.baltaci.ru/
-
Социаль пакеттан баш тартып отасыңмы, әллә отыласыңмы?
Егыласымны белгән булсам, алдан салам җәеп куйган булыр идем, диләрме әле? Гөлсәрия апа үзендә шикәр чире икәнен күптән түгел генә белгән. Хәле ярыйсы, шөкер. Тик менә көн дә кирәкле даруларны алырга акча җиткерүе генә бер бәла. Югыйсә, аңа дәүләттән социаль пакет тиеш. Әмма киләчәкне уйламый, үзе теләп баш тартырга өлгергән...
-
Быел Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелә
Мәгълүм булганча, быел Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелә. Бу көннәрдә инструкторларны һәм исәпкә алучыларны аны үткәрү документацияләрен тутыру тәртибе буенча укулар узды. 24 июньнән 30 июньгә кадәр исәпкә алучылар халык белән очрашып, сан алу кампаниясенең максатларын аңлатачаклар.