Азнакаево
  • Рус Тат
  • 29 март 2016 яңалыклары

    • 29 март 2016 - 14:18
      31 мартта Азнакай пенсия фондында Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә
      Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә 31 февральдә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Бу көнне сезне шәһәребезнең Төзүчеләр урамы, 10 адреста урнашкан Пенсия фонды идарәсендә көтәләр. Алдан язылу өчен...
      318
      0
      0
    • 29 март 2016 - 13:30
      Азнакайда энергия саклауга багышланган семинар узды
      Бүгенге көндә производствода энергия саклау һәм чыгымнарны киметү - иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Районыбызда 28 мартта авыл хуҗалыклары һәм җирлекләре, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашында узган семинарда сүз әнә шул хакта барды. Башта семинарда катнашучылар "Сельхозжилсервис" предприятиесе мисалында бу юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштылар. Пленар өлештә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре...
      347
      0
      0
    • 29 март 2016 - 12:25
      Азнакай үзәк сырхауханәсендә мобиль өйрәнүләр узды
      22-24 март көннәрендә район үзәк сырхауханәсе гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча мобиль өйрәнүләр оештырды. Мондый хәлләр туганда башкарма властьның территориаль федераль органнары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, район оешма-предприятиеләре белән элемтәдә булу, бергә эш итү мәсьәләләре өйрәнелде
      317
      0
      0
    • 29 март 2016 - 11:33
      Бүген «Маяк» газетасы редакциясендә түгәрәк өстәл артында дини һәм милләтара татулык, иминлек хакында сөйләшенде
      Бүген «Маяк» газетасы редакциясе динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, толерантлыкны пропагандалау, экстремизмга каршы профилактика, милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Анда федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Газизова, мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Кәлимуллина, мәгариф идарәсе методисты Альбина Роджерс, Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт, Азнакай...
      426
      0
      0
    • 29 март 2016 - 10:05
      Азнакайда “Язгы шәфкатьлелек атнасы”
      "Язгы шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында төбәкне өйрәнү музеенда күптөрле чаралар үтә. Шушы көннәрдә генә анда районның социаль ярдәм бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтелүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар булып китте. Музей хезмәткәрләре оештырган "Әбиемнең сандыгы" тематик чарасы аларда онытылмас тәэсирләр калдырды. 1-5 апрель көннәрендә музейда шулай ук "Ачык ишекләр көне" үтә. Үзегездә сакланып...
      368
      0
      0
    • 29 март 2016 - 08:39
      Азнакайлылар паспортлы булдылар
      Районның 14 яше тулган яшь гражданнарына ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда паспортлар тапшыру матур традициягә әйләндә. Узган атнада шундый тантананың чираттагысы үтте. Бер төркем егет-кызларга төп документларын Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды. Паспорт өстәле җитәкчесе Гүзәл Сәетгәрәева килгән кунакларны паспорт тарихы белән таныштырды. Шәһәр советы депутаты, "Бердәм...
      372
      0
      0
    • 29 март 2016 - 08:24
      Лаеклы пенсия ничә сум булырга тиеш?
      Россиялеләр үз пенсияләрен лаеклы дип санамый. Алар җитеш картлыкта яшәр өчен, хәзерге пенсияне өч тапкырга арттырырга кирәк, ди. Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүматларына караганда, пенсиянең иминият өлеше 12 582 сум тәшкил итә. Ә россиялеләр фикеренчә, лаеклы пенсия 36 мең сумга якын булырга тиеш. Хәзерге вакытта җитеш картлыкта яшәр өчен россиялеләргә...
      356
      0
      0
    • 29 март 2016 - 08:18
      “Маяк”ка язылу бара
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2016 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 642 сум. Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 312 сумга языла алалар. Газетабызга арзан бәягә яздырту өчен шәһәрнең берничә урынында...
      437
      0
      0
    • 29 март 2016 - 07:31
      Тормышыбыз маягы
      Районыбызның көн сулышын яктыртып килгән "Маяк" газетасын миңа элеккеге эш урынымнан яздыралар. Балаларыма да һәр ярты ел саен исләренә төшереп: "Маяк"ка язылырга онытмадыгызмы, шушы безне туендырган төбәктә яшисез, аның хәл-әхвәлен белеп торырга тиешсез", - дип әйтеп киләм. Районыбыз уңышларын, яңалыкларны яктыртып килгән редакция хезмәткәрләренең үзләре белән дә гел сөйләшеп торам,...
      371
      0
      0
    • 29 март 2016 - 06:29
      Сукаешта Фатих Булатов истәлегенә спорт ярышлары узды
      Сукаешта якташлары генерал-майор Фатих Булатов истәлегенә спорт ярышлары уздыру күркәм традициягә әверелде. Быел анда шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 7-9 нчы сыйныф укучылары автомат сүтеп җыю, перекладинада күтәрелү, противогаз киюдә көч сынаштылар. Гомуми команда зачетында беренчелекне Чубар Абдул, икенче урынны Сарлы, өченче урынны Азнакайның 1 нче мәктәпләре яулады.
      391
      0
      0
    • 29 март 2016 - 05:06
      Районыбызда кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия узды
      Районыбызда язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы әзерлек эшләре бара. Традиция буенча елның-елында кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия оеша. Комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, белгечләр, ветераннар, масссакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы шундый комиссия быел да ике көн...
      488
      0
      0
    Реклама