Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 май 2015 яңалыклары

    • 4 май 2015 - 14:55
      Татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар хакында сөйләштеләр
      Актүбә 2 нче урта мәктәбендә "Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар" дигән темага районара семинар үтте. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәнүзә Кашапова укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп...
      769
      0
      0
    • 4 май 2015 - 14:53
      “ТАТ-APS-ТАН” республика конкурсында районыбыз данын Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары яклады
      Казанда узган "ТАТ-APS-ТАН" республика конкурсында районыбыз данын Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары яклады. Кече төркемдә Әмин Шакиров (укытучысы - Илгизә Шакирҗанова), зурлар төркемендә Газинур Равилов (Флюра Әбсәләмова) беренче дәрәҗә лауреат булды. Җиңүчеләргә планшетлар тапшырылды һәм алар 28 апрельдә Г.Тукай филармониясендә узган гала-концертта чыгыш ясады.
      690
      0
      0
    • 4 май 2015 - 13:34
      Aзнакайдан Гүзәл Кәлимуллинаның шигырьләре
      Гүзәл Кәлимуллина, Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучысы Сандугачым, сайра әле... Бар дөньяны моңга күмеп Өздереп лә сайрый сандугач. Туңган күңелләрне уятыр да Тынып калыр бары таң тугач. Ә әлегә сайрый чут-чут итеп, Теләп җиргә бары иминлек. Ашкын хисләр аңа бирелгән күк Бар җиһанга сөйләп бирерлек. Сайра, дускай, бер дә...
      285
      0
      0
    • 4 май 2015 - 13:31
      Җиңү язы һәрчак күңелләрдә
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда һәр-бер көнебез, сәгатебез сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт белән сугарылган эшләрдән гыйбәрәт. Нәкъ шундый кичәләрнең берсе Тымытык мәдәният йортында узды. Фоейда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган почмак, музей һәм кул эшләре күргәзмәсе биредә иҗатка гашыйк сәнгать коллективлары эшләве хакында сөйли. Театральләштерелгән күренештә дәхшәтле сугыш елларында тылдагыларның...
      783
      0
      0
    Реклама