Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар хакында сөйләштеләр

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә "Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар" дигән темага районара семинар үтте. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәнүзә Кашапова укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп...

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә "Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар" дигән темага районара семинар үтте.

Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәнүзә Кашапова укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Семинарда катнашкан татар теле һәм әдәбияты укытучыларына "Татар иле" газетасы тәкъдир ителде, алар ачык дәресләр карадылар. Актүбә һәм Җәлил бистәсе мәктәпләре арасында "Тамчы - шоу", "Әбием сандыгы" бәйгеләре һәм музей ачу тантанасы да бу чараның кызыклы бер өлеше булды.

Лилия Гарипова,

башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар хакында сөйләштеләр