Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Aзнакайдан Гүзәл Кәлимуллинаның шигырьләре

Гүзәл Кәлимуллина, Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучысы Сандугачым, сайра әле... Бар дөньяны моңга күмеп Өздереп лә сайрый сандугач. Туңган күңелләрне уятыр да Тынып калыр бары таң тугач. Ә әлегә сайрый чут-чут итеп, Теләп җиргә бары иминлек. Ашкын хисләр аңа бирелгән күк Бар җиһанга сөйләп бирерлек. Сайра, дускай, бер дә...

Гүзәл Кәлимуллина, Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучысы

Сандугачым, сайра әле...

Бар дөньяны моңга күмеп

Өздереп лә сайрый сандугач.

Туңган күңелләрне уятыр да

Тынып калыр бары таң тугач.

Ә әлегә сайрый чут-чут итеп,

Теләп җиргә бары иминлек.

Ашкын хисләр аңа бирелгән күк

Бар җиһанга сөйләп бирерлек.

Сайра, дускай, бер дә туктама син,

Тансыкладык инде җырыңны,

Кешеләрдә якты киләчәккә

Өмет уятырдай моңыңны!

Аллага шөкер!

Әбиемнән сорыйм һәрчак:

"Хәлләрең ничек?" - диеп,

Җавап бирә әбием дә:

"Аллага шөкер!" - диеп.

Шөкер, дия әби һаман,

Тормыштан ул канәгать.

Зарланмыйк ла яшик без дә,

Шөкер итик, җәмәгать!

Илһам

Илһам иңгәч күңелемә,

Кулыма каләм алам,

Күңел кылым нечкәргәнгә,

Сүзләрдән энҗе табам.

Энҗеләрне табам да мин,

Муенса итеп тезәм.

Тезәм бары матурларын,

Кырык иләктән сөзәм.

Тезәм шулай мәрҗәннәрне,

Кушып күңел назымны.

Күңеле сафлар аңлар диеп,

Уйныйм моңлы сазымны.

Гади генә...

Гади генә, нәкъ кешечә,

Яшәп яткан көннәрем...

Гади генә, йолдызларга

Сокланамын төннәрен.

Гади генә рәхмәт әйтәм

Яхшылык эшләгәнгә.

Ярдәм сорыйм дусларымнан,

Эшләрем "пешмәгәндә".

Гади генә яратам мин

Әти белән әнине.

Авылдагы йөз өч яшьлек

Гасырдан зур әбине...

Гади генә таратам мин

Күңелдәге шикләрне.

Хыялларым ташкын кебек,

Күрмиләр бит чикләрне...

Киләчәкне гади генә

Күрәм мин төшләремдә.

Матур гына уңышларга

Ирешәм эшләремдә.

Гади генә шигырь уты

Көйри минем күңелдә.

Яхшы-яхшы теләкләрне

Йөртәм йөрәк түрендә.

Менә шулай гади генә,

Кеше булып яшим мин,

Гади генә хисләремне

Башкалардан яшермим.

Бер уйласаң, гади генә

Яшәүләргә ни җитә?

Гадиләр дә бу дөньяда

Эзен калдырып китә.

Мунчага мәдхия

Чиста халык диләр безне,

Дөрес сүзләр, җәмәгать,

Хак сүзне әйткәннәренә

Халкым да бик канәгать.

Тирләп-пешеп мунча кергән

Безнең татар электән.

Мунчалы туган җиренә

Ул мәңгегә береккән.

Каен себеркесе белән

Чабынган ул җан-фәрман.

Мәтрүшкәсен исни-исни

Алган көч һәм дәрт-дәрман.

Юкә агачыннан гына

Ясаган ул мунчала.

Ак теләкләр тели-тели,

Барган бит ул мунчага.

Тели белеп теләгәнгә

Мунча биргән мең дәва.

Бисмиллалы мунчаларга

Бүген дә рәхмәт ява.

Эшләп арган кешеләрнең

Мунча язган тәннәрен.

Тәнне генә түгел әле,

Чистарткан күңелләрен.

Чиста күңеллеләр әйди

Дөньяны алга таба.

Бары тик шундыйлар гына

Яшәү мәгънәсен таба.

Сафлык, пакьлек, чисталык-

Безнең өчен зур байлык.

Яшәсен әле мәңгегә

Мунчалы безнең халык!

Бабам истәлегенә...

Бәгырьләрне телеп кисәкләргә,

Искә төшә бабам сөйләгәннәр.

Капка төпләрендә кич утырып,

Озын-озын җырлар көйләгәннәр.

Ипләп кенә сөйли иде бабай

Сугыш чорындагы бала чагын.

Белде микән бабам шул чакларның

Мәңге хәтеремдә калачагын?..

"Булмады ла безнең балачаклар,

Каһәр суккан сугыш урлады.

Иртә олыгайды безнең буын,

Рәхәтләнеп уйнап булмады.

Ун яшемнән киттем ат карарга,

Ат дигәнең - дөнья тоткасы.

"Деликатес" булды ач карынга

Үлән орлыгының боткасы.

Үзәкләргә үтте, балакаем,

Ачлык дигән нужа ялчысы.

Уңнан-сулдан суккалады безгә

Кыска саплы язмыш камчысы.

Җир-ананың бөтен нигъмәтләре

Ризык булды безнең корсакка.

Төнгә кадәр кайчак эшли идек,

Әче таңнан инде торсак та."

Бабам сөйләгәндә "күрә идем"

Күтәрәмгә калган атларны...

Сугыштагы әтиләрдән килгән

Көн дә укый торган хатларны...

Күз алдымда иде малайларның

Үгез җигеп сабан сөргәне.

Калган башакларны басу буйлап

Сабыйларның тырмап йөргәне.

Сугыш чорындагы ач-ялангач,

Чабаталы ятим балалар

Яшьли михнәт күргән буын булып

Тарих битләрендә калалар...

Өмет белән киләчәккә карап,

Якынайткан алар Җиңүне.

Сафта әле һаман ветераннар,

Тормыш чаптарлары җигүле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Aзнакайдан Гүзәл Кәлимуллинаның шигырьләре