Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү язы һәрчак күңелләрдә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда һәр-бер көнебез, сәгатебез сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт белән сугарылган эшләрдән гыйбәрәт. Нәкъ шундый кичәләрнең берсе Тымытык мәдәният йортында узды. Фоейда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган почмак, музей һәм кул эшләре күргәзмәсе биредә иҗатка гашыйк сәнгать коллективлары эшләве хакында сөйли. Театральләштерелгән күренештә дәхшәтле сугыш елларында тылдагыларның...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда һәр-бер көнебез, сәгатебез сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт белән сугарылган эшләрдән гыйбәрәт. Нәкъ шундый кичәләрнең берсе Тымытык мәдәният йортында узды.

Фоейда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган почмак, музей һәм кул эшләре күргәзмәсе биредә иҗатка гашыйк сәнгать коллективлары эшләве хакында сөйли.

Театральләштерелгән күренештә дәхшәтле сугыш елларында тылдагыларның авыр тормышы, хатын-кызларының батырлыгы, бердәмлеге, бөек Җиңүгә зур өлеш күртүләре күрсәтелде. Сәхнәдә уйнаучыларның күбесе сугыш чоры балалары, авырлыкларны үз йөрәкләре аша уздырганга да үтә ихлас чыкты бу тамаша. 20 елдан артык эшләүче ветераннар хоры үзе ни тора! Халык театрына исә милләтебезнең бөек шәхесе Туфан Миңнуллин үз вакытында зур бәя биреп киткән.

Матур кичәнең иң затлы бизәге булып сәхнәгә туксан яшькә якынлашып килүче сугыш ветераны Фазылҗан абый күтәрелде. Аның сөйләгәннәреннән йөрәкләр чемердәде.

Әдәбият елы һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне дә искә алында кичәдә. Авыл үзешчәннәре, мәдәният йортының балалар җыр-бию түгәрәге, музыка мәктәбе яшь баянчылары - һәммасы үзләренең чыгышлары белән сокландырды.

Авыл җирлеге башлыгы Айрат Фазлыев сугыш афәтенең мәңге дә онытылырга тиеш түгеллеген ассызыклады.

Әле күптән түгел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия дискотекасы үткәргәннәр. Яшьләрнең иң активлары җыелган акчага күчтәнәчләр алып, тыл ветераннарының өйләренә барган. Мәңгелек ут эстафетасының да авыллары аша узу бәхете елмайган тымытыклыларга.

Илмира Сәлахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү язы һәрчак күңелләрдә