Азнакаево
  • Рус Тат
  • 21 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 21 ноябрь 2014 - 08:17
      “Маяк” газетасы редакциясе “Иң яхшы предприятие" дигән конкурс үткәрә
      "Маяк" газетасы редакциясе aznakaevo-rt.ru сайтында 21 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр тавыш бирү юлы белән "Иң яхшы предприятие" дигән конкурс үткәрә. Ул ике турда узачак. Беренче тур - 21 ноябрьдән 21 декабрьгә, икенче тур - 22 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр. Беренче турда иң күп тавыш җыйган ун предприятие икенче турга уза....
      0
      0
      0
    • 21 ноябрь 2014 - 06:22
      Азнакайда “Ак тасма” акциясе узды
      Инвалидлар айлыгы уңаеннан 17 ноябрьдә яшьләр идарәсе шәһәребез урамнарында "Ак тасма" акциясе уздырды. Азнакайлыларга ак тасмалар һәм махсус буклетлар таратып, алар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә битараф булмаска чакырдылар. Кичә исә яшьләр тәмәке тартуга каршы акция белән чыкты. Алар тәмәкене кәнфиткә алыштырырга тәкъдим иттеләр.
      472
      0
      0
    • 21 ноябрь 2014 - 06:19
      Марсель Шәйдуллин Азнакай телерадиокомпаниясен юбилее белән котлады
      Хөрмәтле Азнакай телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре! Сезне Бөтендөнья телевидение көне һәм Азнакай телерадиокомпаниясенә 25 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм! Бүгенге "АРТ" телекомпаниясе ул - бердәм, бер йодрыкка тупланган иҗади ялкынлы, яңа биеклекләргә, яңа уңышларга омтылып эшләүче коллектив. Инде шактый еллар дәвамында биредә үз эшенең чын остасы булган профессионаллар эшли. Һәрчак тормыш үзәгендә...
      403
      0
      0
    • 21 ноябрь 2014 - 05:44
      Азнакай телевидениесендә - яшь талантлар
      Шушы еллар эчендә бездә эшләп киткән яшьләр шактый булды. Юбилей көннәре алдыннан санап утырдым: 50дән артык чыктылар. Әлбәттә, араларында хезмәт юлларын Азнакай телевидениесендә башлап, тәҗрибә туплап, бүгенге көндә Рәсәй, республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр дә бар. Алар - НТВ каналында режиссер Руслан Галин, Татарстан Президентының матбугат хезмәте белгече Эльмира Заһидуллина,...
      297
      0
      0
    • 21 ноябрь 2014 - 05:34
      Азнакай район мәктәпләрендә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне узды
      Балигъ булмаганнар кылган җинаятьләрнең күпчелеген үтереш, талау, урлашу очраклары тәшкил итә. 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уңаеннан 5 нче урта мәктәптә уздырылган чарада Азнакай шәһәр суды рәисе ярдәмчесе Маргарита Калиниченко әнә шул хакта белдерде. Ул хокук тәртибен һәм закон бозган өчен нинди яшьтә булуга карамастан җавап тотарга...
      284
      0
      0
    • 21 ноябрь 2014 - 05:33
      Азнакай телерадиокомпаниясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә
      Вакыт дигәнең сизелми дә уза тора. Азнакай телерадиокомпаниясенең 20 еллык юбилеен әле генә уздырган идек кебек, инде 5 ел вакыт үтеп тә киткән. Шушы көннәрдә ул үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Әлеге истәлекле дата уңаеннан без телерадиокомпания җитәкчесе Илкам Газизҗанов белән әңгәмә корып алдык. - Илкам Мәгъсүмович, шушы вакыт...
      263
      0
      0
    • 21 ноябрь 2014 - 05:29
      Азнакайның барлык мәктәпләрдә сынау рәвешендә унберенче сыйныфлар рус теленнән инша язды
      20 ноябрьдә барлык мәктәпләрдә сынау рәвешендә унберенче сыйныфлар рус теленнән инша язды. Быел районыбызда гомуми урта мәктәпне 367 укучы тәмамлый. Алар барысы да имтиханда катнашты. Алдагы елгы чыгарылыш укучылары өчен мондый сынау 3 декабрьдә узачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга инша изложение белән алыштырыла ала, дип белдерә мәгариф идарәсе.
      551
      0
      0
    Реклама