Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай телевидениесендә - яшь талантлар

Шушы еллар эчендә бездә эшләп киткән яшьләр шактый булды. Юбилей көннәре алдыннан санап утырдым: 50дән артык чыктылар. Әлбәттә, араларында хезмәт юлларын Азнакай телевидениесендә башлап, тәҗрибә туплап, бүгенге көндә Рәсәй, республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр дә бар. Алар - НТВ каналында режиссер Руслан Галин, Татарстан Президентының матбугат хезмәте белгече Эльмира Заһидуллина,...

Шушы еллар эчендә бездә эшләп киткән яшьләр шактый булды. Юбилей көннәре алдыннан санап утырдым: 50дән артык чыктылар.


Әлбәттә, араларында хезмәт юлларын Азнакай телевидениесендә башлап, тәҗрибә туплап, бүгенге көндә Рәсәй, республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр дә бар. Алар - НТВ каналында режиссер Руслан Галин, Татарстан Президентының матбугат хезмәте белгече Эльмира Заһидуллина, "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Абдуллина, ТНВ каналында "Халкым минем" тапшыруы авторы Ләйсәнә Садретдинова, Идел буе округы Арбитраж судының матбугат секретаре Наилә Авзалова. Сәхнә йолдызлары Булат Җиһаншин һәм Салават Миңнеханов та иҗатка юлны бездә алган егетләр. Үзвакытында Азнакай телевидениесендә эшләү алар өчен канат ныгыту, тәҗрибә туплау булды. Күбесенең остазы буларак, аларның уңышлары белән мин аеруча горурланам.


Телевидение - киңкырлы иҗат мәйданы ул, биредә эшләү өчен күп нәрсә таләп ителә: махсус белемле булудан тыш, башкалар белән җиңел аралаша белү, мәгълүматны тиз арада сеңдереп, һәркемгә аңлаешлы итеп җиткерү, эшеңә иҗади караш, көн дә үзгәреп торган вакыйгалардан хәбәрдар тору, фикер йөртү тирәнлеге һәм инде, әлбәттә, хезмәтеңне, кешеләрне ярату. Безнең хезмәттә фальш, ясалмалык үтми, ул әллә каян сизелеп, күренеп тора. Шушы югарыда саналган сыйфатларның барсына да ия булсаң гына телевидениедә эшли аласың.


Бүген безнең коллективта әнә шундый янып торган яшьләр бар, күз генә тимәсен. Котлаулар тапшыруын әзерләп, алып баручы кояш кебек якты журналистыбыз Эльвира Камалетдинованы тамашачы күптән үз итте. Телевидение журналисты булып тәҗрибә туплаган Ләйсән Габдуллина хәзер радио эшен уңышлы җитәкли. Яшь коллегабыз Айназ Шакирова радиотыңлаучыларны үзенчәлекле йомшак сөйләме белән әсир итте. Күпкырлы сәләтле, һәркайда өлгер журналистыбыз Гөлназ Бәдертдинова Азнакай яңалыкларын республиканың массакүләм матбугат чаралары аша да яктыртып килә.


Операторлар составы - Илшат Шәйдуллин, Руслан Ярмиев, Илнур Вәлиуллин, Алмаз Иксанов һөнәри осталыклары буенча теләсә кайсы үзәк телевидениедә эшләрлек.


Яшьләребезнең иҗат канатлары сынмасын да, югалтмаска иде үзләрен.

Әлфия Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай телевидениесендә яшь талантлар