Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район мәктәпләрендә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне узды

Балигъ булмаганнар кылган җинаятьләрнең күпчелеген үтереш, талау, урлашу очраклары тәшкил итә. 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уңаеннан 5 нче урта мәктәптә уздырылган чарада Азнакай шәһәр суды рәисе ярдәмчесе Маргарита Калиниченко әнә шул хакта белдерде. Ул хокук тәртибен һәм закон бозган өчен нинди яшьтә булуга карамастан җавап тотарга...

Балигъ булмаганнар кылган җинаятьләрнең күпчелеген үтереш, талау, урлашу очраклары тәшкил итә. 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уңаеннан 5 нче урта мәктәптә уздырылган чарада Азнакай шәһәр суды рәисе ярдәмчесе Маргарита Калиниченко әнә шул хакта белдерде. Ул хокук тәртибен һәм закон бозган өчен нинди яшьтә булуга карамастан җавап тотарга туры килүен аңлатты һәм укучыларны әти-әниләрен, укытучыларны тыңларга, хөрмәт итәргә чакырды. Башка мәктәпләрдә дә хокук саклау, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында шундый очрашулар узды. Бу көнне Азнакай нотариаль округы нотариуслары «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлегендә балаларга юридик ярдәм күрсәтү, ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә балаларның хокуклары, опеканың һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик аспектлары буенча консультация бирүне дә оештырды.

фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/632322.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район мәктәпләрендә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне узды