Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 17 сентябрь 2014 - 10:30
      Азнакай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре укучылар белән очрашты
      Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Төбәкне өйрәнү музее әлеге уңайдан шушы тармакта тырыш хезмәт куючылар белән очрашу үткәрде. Мәлбагыш урманчылыгы урманчысы Ильяс Галимов, Азнакай урманчылыгы мастеры Елена Галимова 6 нчы мәктәп укучыларына табигатьне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы, һөнәрләренең мавыктыргыч яклары турында сөйләделәр, Урман-анабызны...
      419
      0
      0
    • 17 сентябрь 2014 - 08:55
      Азнакайда "Маяк"ка язылу башланды
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Киләсе ел башыннан район газетасы өегезгә килеп торсын дисәгез, хәзердән үк язылып куярга ашыгыгыз. Бергә булыйк - бердәм булыйк!
      248
      0
      0
    • 17 сентябрь 2014 - 08:41
      Азнакайның иҗтимагый оешмалар форумы республика күләмендә яңа башлангыч булды
      Узган атна районыбызда вакыйгаларга шактый бай булды. Җирлегебездәге иҗтимагый оешмаларның район җитәкчелеге белән берлектә бүгенге вәзгыять турында ачыктан-ачык сөйләшүгә - форумга җыелуы да Азнакай гына түгел, республика күләмендә үзенчәлекле бер яңалык, яңа башлангыч булып тора. Анда Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин да катнашты. Сүз дә юк, дәүләтнең, җәмгыятьнең...
      234
      0
      0
    • 17 сентябрь 2014 - 08:30
      Азнакай игенчеләре быел да республикада иң күп икмәк җыйды
      Көз көзлеген итә. Көннәр кинәт суытып җибәрде, туктаусыз яңгырлары да башланырга мөмкин. Районыбызның авыл хуҗалыгында хәлләр ничек икән? Аяз көннәрдән рациональ файдаланып калганнармы? Әлеге сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек. Атна башында (15 сентябрь) уракны тәмамладык. 61,700 гектардан 148 мең тонна икмәк җыеп алдык. Бу республика...
      260
      0
      0
    • 17 сентябрь 2014 - 08:12
      Азнакай халкы "әбиләр чуагын" күңелле җырлар белән озатты
      Әбиләр чуагын юкка гына җырларга салмаганнардыр. Көзнең күңелләрне җылытып, хисләрне чуалтып, җәйләргә алып кайта торган бер мәле бу. Кеше гомерен дә табигать фасыллары белән тиңлиләр һәм өлкәнәя баруны "гомер көзләренә" керәм диләр. Ел саен нәкъ менә әбиләр чуагы чорында районыбыз ветераннары бергә җыйналып, күңел ача. Бәйрәмнең исеме дә җисеменә туры...
      284
      0
      0
    • 17 сентябрь 2014 - 07:38
      Азнакай районы торак фонды җылыту сезонына әзер
      Җылы җәйләр узып, яңгырлы, салкын көзгә дә килеп кердек. Без суыкларны каршыларга әзерме? Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмәбез шул хакта. - Рәмис Рәисович, азнакайлылар кышын өшемәсме? - Борчылырга кирәкми. Азнакай муниципаль районы торак фонды җылыту сезонына әзер. Һәрбер торак йортның җылыту сезонына хәзерлеге...
      381
      0
      0
    • 17 сентябрь 2014 - 07:35
      Азнакайлылар сайлауларда бердәм булды
      14 сентябрьдә татарстанлылар, шул исәптән азнакайлылар да үз киләчәкләре өчен тавыш бирделәр. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау районда оешкан төстә узды. Анда сайлаучыларның район буенча - 92,56 проценты, шәһәр буенча 81,67 проценты катнашты. Аеруча Мәндәй, Баланлы Бүләк, Вахитов, Ирекле, 1 Май, Сукаеш сайлау участокларында халык актив булган, сайлауларда халык 100...
      260
      0
      0
    Реклама