Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы торак фонды җылыту сезонына әзер

Җылы җәйләр узып, яңгырлы, салкын көзгә дә килеп кердек. Без суыкларны каршыларга әзерме? Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмәбез шул хакта. - Рәмис Рәисович, азнакайлылар кышын өшемәсме? - Борчылырга кирәкми. Азнакай муниципаль районы торак фонды җылыту сезонына әзер. Һәрбер торак йортның җылыту сезонына хәзерлеге...

Җылы җәйләр узып, яңгырлы, салкын көзгә дә килеп кердек. Без суыкларны каршыларга әзерме? Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмәбез шул хакта.

- Рәмис Рәисович, азнакайлылар кышын өшемәсме?


- Борчылырга кирәкми. Азнакай муниципаль районы торак фонды җылыту сезонына әзер. Һәрбер торак йортның җылыту сезонына хәзерлеге турында паспортлар төзелде.


- Моңа хәзерлек эшләре алдан ук алып барылгандыр?


- Әлбәттә. Объектлар һәм торак-коммуналь хуҗалыкларын җылыту сезонына хәзерләү эше Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе раслаган карар нигезендә башкарылды. Даими рәвештә коммуналь комплекс оешмалары һәм торак хуҗалыгы җитәкчеләре белән берлектә төзелгән штаб киңәшмәләре уздырылды, социаль-мәдәни объектларның җылыту сезонына хәзерлек дәрәҗәсе тикшерелде. Җылылык челтәреннән куркынычсыз файдалану буенча җаваплы кешеләрне аттестацияләү һәм күп төрле укытулар оештырылды.


Районда барлыгы 732, 57 мең гомуми мәйданлы 353 күпфатирлы торак йорт бар. Идарәче оешмалар халыкның дәгъвалары һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эш итә. Бүгенге көндә барлык йортларда да кышкы җылыту сезонына хәзерлек эшләре тәмамланды. 1сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча 326 йортта эчке җылылык челтәре юдырылып, опрессовка ясалган. ("Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ - 298, "Жилкомсервис" ҖЧҖ - 108; "Универсал-строй" ҖЧҖ - 26; "Сельхозжилсервис" МУП - 2; "Журавли" УК - 2 йорт).


Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе буенча коммуналь хезмәтләрне Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, ә авыл җирлекләре буенча - "Сельхозжилсервис" МУП башкара.


Азнакай җылылык челтәре предприятиесе быел да ремонт эшләрен җылыту сезоны тәмамлануга ук башлады. Беренче эш итеп, 16 атмосфера басым белән барлык магистраль һәм квартал җылылык челтәренә сынау үткәрелде. Әлеге юл белән Азнакай шәһәрендә линиядәге - 16, ә Актүбәдә 8 өзеклек килеп чыгу куркынычы булган урыннар ачыкланды һәм алар үзвакытында төзекләндерелде. Алдан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә һәр ел саен җылылык үткәргечләренең ышанычлылыгы арта бара.


Агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү буенча планлаштырылган эш күләмнәре үтәлде. Предприятие коллективы тарафыннан җылыту сезонына казан агрегатлары, котельныйлар, ЦТП, җылылык, су үткәрү, канализация челтәрләре, су алу, чистарту корылмалары җентекләп әзерләнде.


Капиталь һәм агымдагы ремонт эшләрен үтәү белән беррәттән, су челтәрен модернизацияләү буенча зур эш башкарыла. Биредә без нефтьчеләребезнең олы ярдәмен тойдык. Агымдагы елда шәһәрне һәм Актүбә бистәсен салкын су белән тәэмин итү челтәрен төзү һәм алыштыру өчен 2,5 млн сум акча бүленде. Шәһәрнең Әхмәдиев урамында 235 мең сумлык (моңа кадәр биредә су юк иде) салкын су линиясе уздырылды.

Ютазы тракты буенча 562 мең сумга су белән тәэмин итү линиясе төзелде. Иске Азнакайның Газинур урамында 303 сумга салкын су линиясе алыштырылды. Моңа кадәр биредә яшәүчеләр суның катуы сәбәпле, эчә торган суга кытлык кичерделәр. Шулай ук Мәнәвез бистәсенең Яшьләр урамы, Актүбәдә Каенлы урамнарындагы суүткәргечләр алыштырылды. Әлеге эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.


- Авылларда хәл ничегрәк?


- Биредә, нигездә, "Сельхозжилсервис" МУП хезмәт күрсәтә. Бу өлкәдә дә җылылык сезонына хәзерлек буенча зур эшләр эшләнде: котельныйларда агымдагы ремонт, җылылык челтәре торышын тикшерү эшләре уздырылды, булган кимчелекләр төзәтелде; куркынычсызлык автоматикасына 100 процент ремонт һәм ревизия ясалды; график буенча газ чыгымнарын исәпләү приборлары тикшерелде; углерод окисе һәм метан составын ачыклауны контрольгә алу буенча сигнализаторлар куелды; җылылык челтәренә гидравлик сынау уздырылды, җиһазлар юдырылды.

Кәкре Елга, Уразай, Әлкәй авылы балалар бакчалары, Күктәкә, Кәкре Елга мәктәбе котельныйларында ремонт эшләре башкарылды. Татарстан Республикасы программасы буенча Чубар Абдул авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы, Әлкәй, Актүбә бистәсенең 6 нчы балалар бакчасы котельныйларында казаннар, газ исәпләү приборлары алыштырылды.


Азнакай муниципаль районында барлыгы 56 мәдәният объекты бар. Аларның тугызы - Азнакайда, икесе - Актүбә бистәсендә, 45 е - авылларда.


Әлкәй һәм Ирекле авыл клубларында электр казаннары урнаштырылды. Агымдагы елда район-шәһәр Мәдәният йортында салкын су белән тәэмин итү торбалары алыштырылды. Ремонт эшләре Буралы авылы клубында, Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда да барды.


Спорт идарәсенең барлык 4 объектында да эчке җылыту системасын гидравлик сынау, юдыру эшләре үтәлде. Алар тулысынча кышка әзер. Гомумбелем бирү учреждениеләрендә агымдагы ремонт эшләре белән берлектә, Актүбә бистәсенең 2 нче, Җиңү бистәсе, Кәкре Елга авылы мәктәпләре һәм шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә капиталь ремонт эшләре дә тәмамланды.


Җылыту сезонына җитди хәзерлек белән кергәч, кышын туңмабыз, дигән тулы ышаныч бар.


Азнакай районы башкарма комитеты күрсәтмәсе нигезендә районда җылыту сезоны 19 сентябрьдән башлана. Җылы җибәрелгән чорда торак йортлар һәм социаль-культура объектларында көчәйтелгән тәүлеклек дежурлык оештырыла. Сораулар туган очракта торак оешмалары, энергия саклау һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы торак фонды җылыту сезонына әзер