Азнакаево
  • Рус Тат
  • 20 июнь 2014 яңалыклары

    • 20 июнь 2014 - 05:48
      Бүген Азнакай медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә
      Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан үзәк сырхауханәнең баш табибы Илфат Фәрхуллинга әлеге өлкәнең көн кадагындагы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Илфат Нургалиевич, беренчедән Сезне һәм коллективыгызны ихластан бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләребезне ирештерәбез. Хәзерге көндә районның медицина учреждениеләре алдында нинди мөһим бурычлар...
      317
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 05:44
      Азнакайда Татарстан иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советы президиумының күчмә утырышы узачак
      25 июньдә районыбызда Татарстан иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советы президиумының күчмә утырышы уздырыла. Анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре каралачак. Республикабызның төрле почмакларыннан җыелган кунакларга Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советының эш тәҗрибәсе кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге бу оешма районның иҗтимагый тормышында актив катнаша,...
      308
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 05:33
      Бу җәйдә Азнакайда 4 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә
      Быел республика программасы буенча районда дүрт мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланды. Әлеге максатларга 60 млн сумнан артык акча бирелде. Наил Габдуллин, Азнакай 6 нчы мәктәбе директоры: - Ремонтны "СМУ-37" җәмгыяте коллективы башкара. Без алардан бик тә канәгать, чөнки инде эшләрнең 60 проценты төгәлләнде. Тәрәзәләр тулысынча алыштырылды. Түбәне калай белән ябасы...
      362
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 05:16
      Азнакай көрәшчеләре авылларның үз батырларын үстерү кирәк дип саный
      Татшуган авылы Сабан туенда баш батыр булып калган отставкадагы майор Рәйхан Асылов үзенә бүләк ителгән тәкәне мәйданда ук, әти-әнисе рухына багышлап, мәчет файдасына тапшырды. Шушы авыл егете ул. 1972 елдан бирле көрәшә. Үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Азнакай эчке эшләр бүлеге бәйгеләрендә дә берничә мәртәбә баш батыр булды. - Авыл...
      330
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 05:14
      Азнакай вәкилләре Чиләбе өлкәсендә төбәкара Сабантуйда булып кайтты
      Күркәм традиция буенча шушы көннәрдә Азнакай вәкилләре Чиләбе өлкәсендә төбәкара Сабантуйда булып кайтты. Урал таулары итәгендә җәйрәп яткан күркәм табигатьле Кунашак районы төрле төбәкләрдән делегацияләр кабул итте. Аларны Чиләбе өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Борис Дубровский сәламләде. Ул әлеге бәйрәмне сагынып көтеп алулары турында, ерак араларны якын итеп килүчеләргә, Сабантуйны истәлекле...
      348
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 04:49
      Азнакайда мәктәпне “5”легә генә тәмамлаучы укучыларга район башлыгы Гранты тапшырылачак
      Бердәм дәүләт имтиханнары тәмам. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, имтиханнар районда кимчелекләрсез узган. Рус теленнән - 1, математикадан 8 укучыга кабаттан тапшырырга туры килгән. Укучылар кулларына өлгергәнлек аттестатларын 23 июньдә чыгарылыш кичәсендә алачаклар. Бу көнне Татарстан мәйданында алар өчен бәйрәм тантанасы оештырыла, анда мәктәпне бары тик "5"легә генә тәмамлаучы 34 укучыга...
      349
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 04:42
      Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы төзелде
      Бүгенге көнгә районыбызда 68 иҗтимагый оешма эшләп килә. Шушы көннәрдә алар янә бергә артты: "Ак калфак" татар хатын-кызларының Азнакай иҗтимагый оешмасы төзелде. Оешма советы 20 кешедән тора, аның рәисе - Эльвира Галиева. "Ак калфак" үзенең төп максатын татар халкының милли гореф-гадәтләрен яңарту, үстерү, гаиләләрнең ныклыгын, татулыгын арттыру, балаларыбызны әби-бабайларның яхшы...
      327
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 04:35
      Азнакай ветераннары Бөек Ватан сугышы башлану көне турында истәлекләре белән бүлеште
      22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәзерге өлкән буын кешеләренең күңелендә аның һәр сәгате, һәр мизгеле тирән яра булып, мәңгелеккә уелып калган. Аны ишетеп кенә белгән түгел, ә үзе кичергән, афәте турыдан-туры кагылган райондашларга: "Сугыш башланган көн белән бәй-ле нинди ис-тәлекләрегез яңа-ра?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек...
      489
      0
      0
    Реклама