Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Татарстан иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советы президиумының күчмә утырышы узачак

25 июньдә районыбызда Татарстан иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советы президиумының күчмә утырышы уздырыла. Анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре каралачак. Республикабызның төрле почмакларыннан җыелган кунакларга Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советының эш тәҗрибәсе кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге бу оешма районның иҗтимагый тормышында актив катнаша,...

25 июньдә районыбызда Татарстан иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советы президиумының күчмә утырышы уздырыла. Анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре каралачак. Республикабызның төрле почмакларыннан җыелган кунакларга Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советының эш тәҗрибәсе кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге бу оешма районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга үз өлешен кертә.

Әгәр кем дә кем: "Пенсионерлар алар - көне буе телевизордан сериаллар карап я булмаса бакчасында казынып ята торган халык", -дисә, ризалашырга ашыкмагыз.


Бу безнең турыда түгел. Чөнки әле дә тормыш эчендә кайныйбыз: концерт-спектакльләрне калдырмыйбыз, кызыклы шәхесләр белән очрашуларга, кичәләргә йөрибез, шәһәр яңалыклары белән кызыксынып яшибез. Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның да йогынтысы бу. Тынгысыз җанлы, гаҗәеп инициативалы кеше ул.

Үзенең кул астындагы активистларга, сиксәннән артык башлангыч оешма рәисләренә кул кушырып утырырга ирек бирми: әле бер, әле икенче эшне уйлап табып кына тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, зур эш алып бара. Һәр пенсионерның хәлен, тормышын белешеп торуны, кирәксә, ярдәм оештыруны таләп итә. Рәисләр бөтен нәрсә турында хәбәрдар, белемле, киң карашлы, эрудицияле булсын өчен төрле тармакта эшләүче җитәкчеләр белән очрашулар, экскурсияләр оештыра.


Чираттагы шундый экскурсия "Азнакайнефть" идарәсе җирлегендә булды. Нефтьчеләр "өченче рәт" дип йөртә торган юл буенда, Зирекле Елга белән Яшьләү арасында урнашкан легендар 13 нче (хәзер 541 нче) скважина янында безне бөтен гомерләрен кара алтын чыгаруга багышлаган чордашларыбыз төркеме каршылады.

Араларында танылган нефтьче, Ленин ордены кавалеры 1950-2006 еллар эчендә 494 мең (!) тоннага якын җир мае суыртып алган һәм әле бүгенге көндә дә сафта булган шушы "алтын" скважинада оператор булып эшләгән Нәфис Гайнулла улының чыгышын без кызыксынып тыңладык. Беренче елларда тәүлегенә 400 әр (!) тонна нефть биргән бу скважинага дүрт кеше хезмәт күрсәткән.

Ике сәгать саен, кул лебедкасы белән кыргыч төшереп, торбаны парафиннан чистартып торырга туры килгән. Аякны тартып алып булмаслык язгы-көзге пычракта да, күз ачкысыз буранлы суык кышта да, җәйге челләдә дә операторлар җәяүләп дистәләгән чакрымнар үткән. Бөтен нәрсә кул белән эшләнгән. Кәйлә, лом кулдан төшмәгән. Кырыс табигать, авыр физик эш. Әйе, тир, көч түгеп табыла кара алтын. Бөек Ватан сугышында җиңгән героик буын хезмәт батырлыклары белән таныла.


Карт ветеранны тыңлаганда без тәүге елларны күзалласак, идарәнең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехында исә заманча катлаулы производство гигантын күрдек. ЦКППН җитәкчесе, яшь буын вәкиле Рәсим Мусин безне торбалар, резервуарлар илен хәтерләтүче зур заводка тиң биләмәләрендә йөртте, җир маен судан, тоздан, күп төрле кушылмалардан арындыру процессы белән таныштырды. Үз цехы, үз эше өчен шул кадәр горурлык сизелде аның сүзләрендә!


"Азнакайнефть" идарәсе музеенда булу, идарәнең данлы тарихы, казанышлары, күренекле кешеләренең фотогалереясы белән танышу, ветераннар советы рәисе Флүс Зәкиевнең эш бүлмәсен карау да файдалы булды. Азактан нефтьчеләрнең "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" лагерьларын карадык, балаларның җәйге ялы яхшы үтсен өчен бик күп эшләнгәнен күрдек. Спорт мәйданчыклары, тренажерлар, бассейннар, көненә алты тапкыр ашату, менә дигән яшәү шартлары...Быел тагын 60 урынлык янкорма төзегәннәр. Һәр сменада 290 бала ял итәчәк, җәй дәвамында дүрт смена оештырылачак.


Экскурсия вакытында безне идарәнең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов һәм инженер Нәфис Әхмәтов озата йөрде, мәгълүматлар бирде. Лагерьда безнең өчен төшке аш та әзерләнгән иде. Һич ялындырып тормаучы гармунчыбыз, автомобиль юллары идарәсенең ветераннар советы рәисе Рәсимә Шакировага кушылып, талантлы өлкәннәр очрашуны җыр-бию белән бизәде.


Гомер буе Азнакайда яшәп, үзебезне: "Без - нефть төбәге кешеләре", - дип йөртсәк тә, бу көнне хәтсез кызыклы әйберләр, ачышлар көткән иде. Танышу-сәфәрне оештырган җитәкчебез Миргасим Кәримовка һәм төрле оешмаларда эшләгән ветераннарны якты йөз белән кабул иткән, вакытын биргән "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез.


Нәсимә КАМАЛИЕВА,

район ветераннар советы әгъзасы,

Нәфис Әхмәтов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Татарстан иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советы президиумының күчмә утырышы узача...