Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу җәйдә Азнакайда 4 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә

Быел республика программасы буенча районда дүрт мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланды. Әлеге максатларга 60 млн сумнан артык акча бирелде. Наил Габдуллин, Азнакай 6 нчы мәктәбе директоры: - Ремонтны "СМУ-37" җәмгыяте коллективы башкара. Без алардан бик тә канәгать, чөнки инде эшләрнең 60 проценты төгәлләнде. Тәрәзәләр тулысынча алыштырылды. Түбәне калай белән ябасы...

Быел республика программасы буенча районда дүрт мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланды. Әлеге максатларга 60 млн сумнан артык акча бирелде.


Наил Габдуллин, Азнакай 6 нчы мәктәбе директоры:
- Ремонтны "СМУ-37" җәмгыяте коллективы башкара. Без алардан бик тә канәгать, чөнки инде эшләрнең 60 проценты төгәлләнде. Тәрәзәләр тулысынча алыштырылды. Түбәне калай белән ябасы калды. Фасад буялды, аскы өлеше калай белән тышлана. Җылылык, су, канализация челтәрләре, ишекләр алыштырыла, душевойлар, туалет бүлмәләре яңартыла.


Данияр Мөхитов, Кәкре Елга мәктәбе директоры:
- Яңа уку елына мәктәбебезгә яңа төс керәчәк. "Нефтестроймонтаж" эшчеләре түбәне ябып, тәрәзәләрне алыштырып бетерде, нигез ныгытылды, эчке һәм тышкы ишекләр алыштырылды. Бүгенге көндә җылылык, су, канализация челтәрләрен яңарту эшләре бара.


Лилия Галимова, Актүбә 2 нче урта мәктәбе директоры:
- Безнең ике бина. Капремонт 1968 елда төзелгән иске бинага керде. Тәрәзәләр, кабинетлардагы ишекләр, җылылык батареялары алыштырылды, фундамент ныгытылды. Хәзер "РСО" эшчеләре туалет һәм душ бүлмәләрендә иске кафельларны кубарып, яңасын ябыштыру эшенә кереште. Эшнең сыйфатыннан канәгатьбез, бар да евростандартларга туры китереп башкарыла.


Рафаэль Сәгытдинов, Җиңү бистәсе мәктәбе директоры:
- Эш күзгә күренә башлады. Тәрәзәләр тулысынча алыштырылды. "Азнакай ПМК" эшчеләре түбәнең агач каркасын җыялар, кабинетларда ишекләр алыштырыла, туалетка плитка ябыштырыла, су һәм канализация эшләре калды. Аерым программа буенча җәйге спорт мәйданчыгын төзү дә бара.

Быел "Татнефть" җәмгыяте шәһәрдәге 9 балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу җәйдә Азнакайда 4 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә