Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакай медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан үзәк сырхауханәнең баш табибы Илфат Фәрхуллинга әлеге өлкәнең көн кадагындагы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Илфат Нургалиевич, беренчедән Сезне һәм коллективыгызны ихластан бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләребезне ирештерәбез. Хәзерге көндә районның медицина учреждениеләре алдында нинди мөһим бурычлар...

Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан үзәк сырхауханәнең баш табибы Илфат Фәрхуллинга әлеге өлкәнең көн кадагындагы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


- Илфат Нургалиевич, беренчедән Сезне һәм коллективыгызны ихластан бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләребезне ирештерәбез. Хәзерге көндә районның медицина учреждениеләре алдында нинди мөһим бурычлар тора, үзгәреш-яңалыкларыгыз да бардыр?


-Кайсы гына чорда да төп бурычыбыз - халык сәламәтлеген кайгырту, аның сихәтлеге сагында тору. Райондагы барлык медицина учреждениеләре дә тиешенчә эшләп тора. Әлбәттә, профилактикага игътибар зур. Халыкка диспансеризация үткәрү бара. Бүгенге көнгә аны 5266 кеше үтте.

Райондашларның активрак булуын, бу мәсьәләгә җитди каравын сорар идек. Тикшерү вакытында бик күп чирләр ачыла. Җирлегебездә яшәүче 9 мең кеше быелга флюорография үтмәгән. Аны ун ел дәвамында үтмәүчеләр булуы да ачыкланды. Соңгы вакытта туберкулез авыруы очраклары артты.

Бу һәркемне сагайтырга, һәркем сихәтлеген кайгыртырга тиеш. Аннары, яңа туганнардан алып, 17 яшькәчә балаларга мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрелә. Монсы да бик мөһим. Киләчәк буынның сәламәтлеге хакында бүгеннән уйларга тиешбез. Ел башыннан Азнакай бала тудыру йортында 337 сабый дөньяга аваз салды. Демографик үсеш дәрәҗәсе башка еллардан ким булмас, дигән өметтәбез.


-Җәй - төзекләндерү чоры. Ремонт эшләре дә колач алгандыр?


-Актүбә, Чалпы амбулаторияләренә капиталь ремонт бара. Авылларда 5 фельдшер-акушерлык пункты яңартыла. "Ашыгыч ярдәм" хезмәте бинасын ремонтлауга 8 миллион сум бүлеп бирелде. Бүгенге көндә анда эшләр тулы куәтенә бара. Быел бит әле аның 50 еллык юбилеен да үткәрергә ниятләп торабыз. Күктәкәдә фельдшер-акушерлык пункты ачылуы турында газетада язылып чыккан иде инде. Ә инде проблемаларга килгәндә, табибларга кытлык мәсьәләсе бүген дә актуаль булып кала.


Форсаттан файдаланып, барлык медицина хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйм! Һәрбарчагызга сихәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим. Тырышлык, шәфкатьлелек, сабырлык, кайчак зур батырлык таләп иткән хезмәтебездә уңышлар гына юлдаш булсын да, яхшы хәбәрләр генә ишетеп эшләргә язсын!

* * *

ОРТОПЕД КЫНА ТҮГЕЛ

Олег Дмитриевич Никоноровны районда белмәгән кеше юк. "Татарстанның атказанган табибы" исеме бирелү белән котлаганда стадионга республика көнен бәйрәм итәргә җыелган халыкның дәррәү басып бик озак алкышлаганы әле дә күз алдында. Районбызда һөнәри эшчәнлеген гади хирургтан башлаган Самара өлкәсе егете озак еллар хирургия, травматология бүлекләрен җитәкли. Югары категория квалификацияле травматолог бүген дә сафта, райондашларыбыз сәламәтлеге сагында. Ул - Азнакайның почетлы гражданы. Бөтен тормышы, эшчәнлеге азнакайлыларның күз алдында булган табибка без нибары бер сорау бирдек:


-Иң беренче ясаган операциягезне хәтерлисезме?


-Әлбәттә. Самара мединститутының дүртенче курсын тәмамлап, практика үткән чагым иде. Тәҗрибәле хирург күзәтүе астында авыруның сукыр эчәгенә тәүге операциямне ясадым. Остазым канәгать калды. Шуннан соң инде үземдә ышаныч артты, төнге кизү торулар вакытында еш кына операцияләрдә катнаша башладым. Медбрат постын ташлап киткәнем өчен кайчак шелтә дә эләккәләде.


Табибларыбыз белән Лиза Нурлыева әңгәмә корды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакай медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә