Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 июнь 2014 яңалыклары

    • 3 июнь 2014 - 13:32
      Азнакайның балаларны сәламәтләндерү лагерьлары җәйге сезонны ачты
      2 июньдә "Каенкай" лагерында 60 урынга исәпләнгән янкорма ачу тантанасы булды. Ул - азнакайлыларга "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте бүләге. - Лагерь балаларны 1 июньдә кабул итеп алды. Биредә ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен уңайлы барлык шартлар тудырылган. Янкорма исә тагын да заманчарак итеп, бүгенге көн таләпләренә туры китереп эшләнгән....
      297
      0
      0
    • 3 июнь 2014 - 12:23
      Спорт мәйданчыклары Азнакайның тагын 2 паркында урнаштырылачак
      Универсиадага әзерләнүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен районыбызга балалар спорт мәйданчыклары бүләк итеп бирелгән иде. Аларның өчесе Ишкәев ял паркында, Актүбә бистәсе паркында, Яңа Юл бистәсендә сафка бастырылды. Киләчәктә шундый ук мәйданчыклар Яшьләр һәм Тарсус паркына да урнаштырылачак. Фото
      272
      0
      0
    • 3 июнь 2014 - 12:20
      Азнакайда 82 яшьлек әби машина астында вафат була
      Узган айда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 689 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Штрафлар күләме шактый артса да, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны кимеми. Май аенда 20 кеше машина йөртү таныклыгыннан "колак каккан", автомобиль белән таныклыксыз идарә иткән 25 шофер тоткарланган, хәвефсезлек каешын эләктермәгән 130 кеше админстратив җаваплылыкка тартылган....
      313
      0
      0
    • 3 июнь 2014 - 10:14
      Азнакайда 16 укучыга район башлыгы гранты тапшырылды
      Быел муниципаль район башлыгы гранты Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган 16 укучыга тапшырылды. Мәгариф идарәсенең сәләтле балалар белән эшләү буенча кураторы Миләүшә Зарифуллина хәбәр итүенчә, 20 фән буенча олимпиадаларның муниципаль этабында 983 укучы катнашып, 217 се уңышка ирешкән, 189 укучы берничә фәннән призлы урын алган. Бөтенроссиянең...
      282
      0
      0
    • 3 июнь 2014 - 07:56
      “Маяк” Азнакай халкын Әбүнәче көненә чакыра
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2014 елның 1нче яртыеллыгына "Маяк" район газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, газетабызга ярты елга язылу бәясе - 474 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Күпләп язылган предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән итеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе - 324 сум). Хәбәр иткәнебезчә,...
      510
      0
      0
    • 3 июнь 2014 - 07:54
      Азнакайда 750ләп укучы эшкә урнаштырылачак
      Җәй - ул каникул чоры гына түгел, ә үзеңне хезмәттә сынап карау, теләгән әйбереңә акчаны үзең эшләп алу мөмкинлеге дә. Эш бирүчеләр белән берлектә, мәшгульлек үзәге ел да яшүсмерләр өчен эш урыннары булдыра. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин фәрманы белән узган ел җирле бюджеттан бу максатка 1,5 миллион сум акча бүлеп...
      271
      0
      0
    • 3 июнь 2014 - 07:16
      Балачак бәйрәмендә Азнакайда фонтан ачтылар
      Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркында балачак бәйрәме узды. Халык трибуналарга агылды, балалар аттракционнарда күңел ачты. Сәхнәдә яшь артистлар: җыр, бию коллективлары чыгыш ясады, төрле уен коралларында уйнады. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәләмләде. - Азнакайда балалар өчен күп эшләр башкарыла: мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелә, яңалары салына, өстәмә төркемнәр...
      399
      0
      0
    Реклама