Азнакаево
  • Рус Тат
  • 10 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 10 ноябрь 2013 - 08:40
      Азнакай педагоглары бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек турында фикер алышалар
      Район мәгариф учреждениеләрендә төрле фәннәр буенча секция утырышлары башланды. Анда педагоглар бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек, белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту, заманча технологияләр куллану, сәләтле балаларны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышалар. Фото http://www.bfm.ru/ сайтыннан
      338
      0
      0
    • 10 ноябрь 2013 - 08:21
      Азнакай җитәкчеләре Түбән Якыйдан Таһира Асанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады
      Азнакай - озак яшәүчеләр ягы дисәң дә була. Ай саен район хакимияте олуг юбилярларны тәбрикләп, аларга бүләкләр тапшыра. Шушы көннәрдә Түбән Якый авылында яшәүче Таһира Асановага да изге теләкләр яуды. Туксан ел гомер диген! Әйтүе генә ансат. Ул еллар эчендә күпме тарихи вакыйгалар булып үткән. Колхозлашу еллары, сәнәкчеләр фетнәсе, Сталин...
      388
      0
      0
    • 10 ноябрь 2013 - 08:07
      Азнакайда эчке эшләр органнары хзезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен каршылый
      Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Район һәм шәһәр иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим. Илдар ШАКИРОВ, Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы
      345
      0
      0
    • 10 ноябрь 2013 - 07:53
      Урманайдан Наил Газизов «Хәтер чакыруы» бәйгесендә беренче урынга лаек булган
      Урманай авылында яшәүче Наил ага Газизов «Идел» журналы уздырган «Хәтер чакыруы» конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булган. Ә аның истәлек язмаларын редакциягә әзерләп җибәрүдә булышкан өчен китапханәче Сирина Галиева икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Сирина ханым Наил аганың язмасын безнең «Маяк» редакциясенә дә алып килде. Аның гыйбрәтле ачы язмышы укучыларга...
      320
      0
      0
    • 10 ноябрь 2013 - 07:12
      Азнакай язучысы Марсель Гарипов Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты булды
      Ел саен, октябрь аенда, нефтьчеләр башкаласы - Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы уза. Гадәттәгечә, быел да әлеге чара шагыйрә һәйкәленә чәчәкләр салудан, аның исемендәге китапханәдә шигырь укудан башланды. Кичен исә театр бинасында әдәби-музыкаль кичә гөрләде. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары аны сокландыргыч, күңелләрне кузгатырлык тамаша белән ачты....
      610
      0
      0
    • 10 ноябрь 2013 - 06:54
      Марсель Шәйдуллин Азнакай полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады
      Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан котлыйм. Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм. Җаваплылык, көч һәм батырлык таләп итүче көндәлек фидакарь хезмәтегез белән сез район һәм шәһәр халкының иминлеге сагында торасыз. Тормыш сездән даими тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек сорый. Көннәребез имин,...
      343
      0
      0
    Реклама