Азнакаево
  • Рус Тат
  • 16 октябрь 2013 яңалыклары

    • 16 октябрь 2013 - 07:02
      Азнакайның Яшьләр паркында агачлар утыртылды
      Азнакайның Яшьләр паркында яшел өмә узды. Анда район җитәкчеләре, бюджет учреждениеләре һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты. - Алдагы көнне трактор белән 130 чокыр казыдык. Миләш, юкә, татар чаганы үсентеләрен урманнан казып алып кайттык, - ди «Азнакай шәһәре яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе» ААҖнең яшелләндерү буенча мастеры Мөдирә Кәримова. «Азнакай...
      297
      0
      0
    • 16 октябрь 2013 - 05:51
      Азнакайда «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясе узачак
      18 октябрьдә Балалар иҗаты үзәгендә мәгариф идарәсе «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясе уздыра. Ул мәктәп китапханәләре фондын уку, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплар белән баетуга юнәлдерелгән. Үзегездән арткан яхшы торыштагы китапларны мәктәп китапханәләре бик теләп һәм рәхмәтле булып кабул итәр. Ә бит уйлап карасаң, күбебезнең өендә андый китаплар шактый....
      310
      0
      0
    • 16 октябрь 2013 - 05:44
      Азнакайда эчкече хатын-кызлар ялгызлыктан аракы белән дуслаша икән
      Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчүчелек аеруча тамыр җәя һәм ул торган саен яшәрә бара: эчүче хатын-кызларның уртача яше - 20-25 яшь. Сәбәпне һәркем үзенчә күрә, берәүләр ялгызлыкта, икенчеләре якынын югалтуда, өченчеләре тормыштан тәм тапмый... Стрессны аракы белән җиңәргә тырышалар. Күңел төшү, ягъни депрессия дә кайберәүләрне яшел елан белән дуслаштыра. Андыйларның...
      399
      0
      0
    • 16 октябрь 2013 - 05:38
      Азнакайда терлекләр арасында котыру чире үсә
      Азнакайда котыру чире буенча эпизоотик хәл торышының имин түгеллеге инде берничә ел дәвамында күзәтелә. Чирнең төп чыганагы - табигатьтә әлеге вирусны төп таратучылар - төлкеләрнең елдан-ел арта баруы. Терлекләр арасында әлеге авыру үсә. 2012 елда лабораториядә расланган шундый 18 очрак теркәлсә, быелның 8 аенда алар инде 15кә җиткән. Кешеләр арасында...
      295
      0
      0
    • 16 октябрь 2013 - 05:26
      Азнакайда «Без сәламәт тормыш яклы» зона конкурсы башланды
      Авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында «Без сәламәт тормыш яклы» зона конкурсы башланды. 11 октябрьдә Тымытык мәдәният йортында - Тымытык, Урсай, Күктәкә, Әгерҗе; 15 октябрьдә Вахитов мәдәният йортында - Вахитов, Югары Стәрле, Чәкән, Сарлы, Бүләк, Сөендек үзешчәннәре чыгыш ясады. 17 октябрьдә Ирекле мәдәният йортында Ирекле, Чалпы, Баланлы Бүләк, Татшуган, Камышлы...
      286
      0
      0
    • 16 октябрь 2013 - 05:08
      Быел Азнакайда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш
      Быел районыбызда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш. Бүгенге көнгә поликлиникага 4742 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 2453е барлык тикшеренүләрне тулысынча үтеп бетергән. Бу саннар халыкның үз сәламәтлегенә битарафлыгы хакында сөйли. 9 ай эчендә зыянлы производствода хезмәт куючы 3962 кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән. Нефть, транспорт сәнәгатендә эшләүчеләр аны даими үтеп торса...
      300
      0
      0
    Реклама