Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясе узачак

18 октябрьдә Балалар иҗаты үзәгендә мәгариф идарәсе «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясе уздыра. Ул мәктәп китапханәләре фондын уку, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплар белән баетуга юнәлдерелгән. Үзегездән арткан яхшы торыштагы китапларны мәктәп китапханәләре бик теләп һәм рәхмәтле булып кабул итәр. Ә бит уйлап карасаң, күбебезнең өендә андый китаплар шактый....

18 октябрьдә Балалар иҗаты үзәгендә мәгариф идарәсе «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясе уздыра.

Ул мәктәп китапханәләре фондын уку, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплар белән баетуга юнәлдерелгән.

Үзегездән арткан яхшы торыштагы китапларны мәктәп китапханәләре бик теләп һәм рәхмәтле булып кабул итәр. Ә бит уйлап карасаң, күбебезнең өендә андый китаплар шактый. Киштәдә тузан җыеп, кирәксез милек булып ятканчы, укучылар өчен күпкә файдалы гамәл бу.

Акциядә укучылар гына түгел, теләгән һәркем, оешмалар, предприятиеләр, эшмәкәрләр дә катнаша ала. Китапларны үзегез укыган мәктәпкә тапшырсагыз, икеләтә күңеллерәк булыр.

Акция бу көнне 9 дан 16 сәгатькә кадәр дәвам итә. Азнакайлылар анда актив катнашыр дип ышанабыз. Әйдәгез, китапларга, чыннан да, икенче тормыш бүләк итик!

Белешмәләр өчен телефоннар: 7-66-79, 7-59-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясе узачак