Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эчкече хатын-кызлар ялгызлыктан аракы белән дуслаша икән

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчүчелек аеруча тамыр җәя һәм ул торган саен яшәрә бара: эчүче хатын-кызларның уртача яше - 20-25 яшь. Сәбәпне һәркем үзенчә күрә, берәүләр ялгызлыкта, икенчеләре якынын югалтуда, өченчеләре тормыштан тәм тапмый... Стрессны аракы белән җиңәргә тырышалар. Күңел төшү, ягъни депрессия дә кайберәүләрне яшел елан белән дуслаштыра. Андыйларның...

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчүчелек аеруча тамыр җәя һәм ул торган саен яшәрә бара: эчүче хатын-кызларның уртача яше - 20-25 яшь.

Сәбәпне һәркем үзенчә күрә, берәүләр ялгызлыкта, икенчеләре якынын югалтуда, өченчеләре тормыштан тәм тапмый...

Стрессны аракы белән җиңәргә тырышалар. Күңел төшү, ягъни депрессия дә кайберәүләрне яшел елан белән дуслаштыра.

Андыйларның югыйсә барсы да бар: гаиләсе, эш урыны, акчасы, ә менә җанына нидер җитми. Рәхәткә чыдый алмау, дияр күпне күргән өлкәннәр. Көн-төн рекламаланган сыра, арзан эчемлекләр шулай ук яшь-җилкенчәктә кызыгу уята.

Ә бит аз алкогольле саналган иң арзан сырада да ул 5 процент исәпләнә һәм органзмга 60 миллилитр аракы кебек үк тәэсир итә. Алкоголь кушылган газлы коктейльләр бер ел, ел ярым эчендә аңа бәйлелек тудыра.

Хатын-кыз алкоголизмы аеруча яман, чөнки гүзәл затлар аңа тиз бирешә һәм инде аннан дәвалану да авырлаша. Ир-атлар җыелышып эчәргә яратса, эчкече хатын-кыз гадәттә үз эченә бикләнеп, ялгызы эчә. Аның тәмам сәрхүшкә әверелүен хәтта якыннары да тиз генә абайламаска мөмкин. Шуңа да аларның күбесе наркодиспансерга бик соңлап, авыруы инде яшәү рәвешенә әйләнгәч кенә килеп эләгә.

Даими эчкән гүзәл затлар иртә картая, йөзе шешенә, ул еш алдаша, юктан да кабынып китә. Аны бу авырудан бик озак һәм һичшиксез белгеч ярдәмендә дәваларга кирәк була. Иң яманы шул: аларның берсе дә үзен эчкече дип санамый.

Тормышның менә шушы упкынына төшмәс өчен, әлбәттә, күңелеңне якыннарыңа, психология өлкәсе белгечләренә бушатырга кирәк. Яшәү кадерен белеп, аннан мәгънә тапкан, алдына максатлар куйган кеше беркайчан да шешәгә үрелми.

Нәселендә, гаиләсендә эчкечеләр булганнарга аеруча саклык, үз-үзеңне тота белү кирәк. Халыкта: "Ир-ат эчсә ярты өй яна, ә хатын-кыз эчсә, бөтен өй яна", - дигән әйтем бар. Һәркайсыбызның да гомер бер генә һәм ул бик кадерле. Бәхетле һәм сәламәт яшик!

И.Хәмидуллина,

фельдшер-нарколог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эчкече хатынкызлар ялгызлыктан аракы белән дуслаша икән