Азнакайның Яшьләр паркында агачлар утыртылды
Азнакайның Яшьләр паркында яшел өмә узды. Анда район җитәкчеләре, бюджет учреждениеләре һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты. - Алдагы көнне трактор белән 130 чокыр казыдык. Миләш, юкә, татар чаганы үсентеләрен урманнан казып алып кайттык, - ди «Азнакай шәһәре яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе» ААҖнең яшелләндерү буенча мастеры Мөдирә Кәримова. «Азнакай...
Азнакайның Яшьләр паркында яшел өмә узды. Анда район җитәкчеләре, бюджет учреждениеләре һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты.
- Алдагы көнне трактор белән 130 чокыр казыдык. Миләш, юкә, татар чаганы үсентеләрен урманнан казып алып кайттык, - ди «Азнакай шәһәре яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе» ААҖнең яшелләндерү буенча мастеры Мөдирә Кәримова.
«Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре дә бу көнне 100 төп каен утыртты.
-Шәһәребезне яшелләндерүгә өлешемне кертүемә шатмын. Без утырткан агачлар балаларыбызга, оныкларыбызга истәлек булып кала, - ди «Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе эшчесе Тәслия Йосыпова.
Быел шәһәр эчендә 2000 нән артык агач утыртылган. Яшелләндерү акциясе дәвам итә.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев