2 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда беренче кыңгырау 655 бала өчен чыңлады
2 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләре укучыларга белем ишекләрен ачты. 655 бала өчен беренче кыңгырау чыңлады. Узган елга караганда быел беренче сыйныфка баручычылар саны кырыкка күбрәк. Шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә Белем көне белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Президенты Аппаратыннан Ленар Фаттерахманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Эльвира Уразова, Россия...
-
Татарстанда “Лизинг-грант” программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә
Татарстан Республикасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Лизинг-грант" программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә. Сайлап алу тәртибе турында ТР Икътисад министрлыгы рәсми сайтының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү", "Эшмәкәрлекне яклау программалары", "Лизинг-грант" программасы" бүлегеннән укырга була. Әлеге программа буенча чыгымнарның 30 проценты авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыклары үсешенә тотыла....
-
Азнакайда «Яшьтәш» яшьләр радиотапшыруын алып баручыларга кастинг үткәрелә
Мәгариф идарәсе һәм яшьләр эше буенча идарә «АРТ» телерадиокомпаниясе белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Яшьтәш» яшьләр радиотапшыруын алып баручыларга 5 сентябрьдә кастинг үткәрә. Татар телен белү мәҗбүри. Белешмәләр өчен тел. 8-917-918-94-84.
-
Август конференциясе: Азнакайда яңа уку елына старт бирелде
27 августта Балалар иҗат үзәгендә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Пленар өлешкә кадәр кунаклар 4 нче лицей, 2 нче урта мәктәп һәм 6 нчы, 19 нчы балалар бакчалары белән таныштылар. Киңәшмәдә район мәгарифе проблемалары һәм үсеше турында төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова чыгыш ясады....