Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Август конференциясе: Азнакайда яңа уку елына старт бирелде

27 августта Балалар иҗат үзәгендә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Пленар өлешкә кадәр кунаклар 4 нче лицей, 2 нче урта мәктәп һәм 6 нчы, 19 нчы балалар бакчалары белән таныштылар. Киңәшмәдә район мәгарифе проблемалары һәм үсеше турында төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова чыгыш ясады....

27 августта Балалар иҗат үзәгендә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Пленар өлешкә кадәр кунаклар 4 нче лицей, 2 нче урта мәктәп һәм 6 нчы, 19 нчы балалар бакчалары белән таныштылар.

Киңәшмәдә район мәгарифе проблемалары һәм үсеше турында төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова чыгыш ясады.

"Укучыларның тормыш стратегиясе" проекты җитәкчесе Гүзәл Якупова, мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина укыту сыйфатын үзгәртеп коруда Кытай һәм Сингапур тәҗрибәләренә таянырга кирәклеге хакында сөйләде.

2013-2014 ел - Математика елы дип игълан ителде. Мәгълүмати-методик үзәк методисты Гөлназ Вәлиева чыгышында әлеге фән буенча белем бирүнең сыфатын күтәрү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева Азнакай районы мәгарифе эшчәнлегенә тулы анализ ясады һәм хәл итәсе проблемаларга тукталды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин педагогларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләп, аларга җаваплы эшләрендә уңышлар теләде, иң яхшы укытучыларга һәм тәрбиячеләргә бүләкләр, алдынгы мәктәпләргә сертификатлар тапшырды.

Резеда Шәрипова,

автор фотосы

Фоторепортажны http://vk.com/aznakayevoonline төркемендә карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Август конференциясе: Азнакайда яңа уку елына старт бирелде