Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда беренче кыңгырау 655 бала өчен чыңлады

2 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләре укучыларга белем ишекләрен ачты. 655 бала өчен беренче кыңгырау чыңлады. Узган елга караганда быел беренче сыйныфка баручычылар саны кырыкка күбрәк. Шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә Белем көне белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Президенты Аппаратыннан Ленар Фаттерахманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Эльвира Уразова, Россия...

2 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләре укучыларга белем ишекләрен ачты. 655 бала өчен беренче кыңгырау чыңлады. Узган елга караганда быел беренче сыйныфка баручычылар саны кырыкка күбрәк.

Шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә Белем көне белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Президенты Аппаратыннан Ленар Фаттерахманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Эльвира Уразова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Азнакай хәрби комиссары Рәзиф Камалиев, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады.

Сарлы, Чалпы мәктәпләре һәм 4 нче лицей кебек, 8 нче мәктәп тә быел капиталь ремонт кичерде һәм укучыларны яңарып, төзекләнеп каршы алды. Әлегә планнан тыш каралган эшләр -фасадны тышлап бетерәсе һәм спортзалда идәнне алыштырасы калган. Мәктәпнең буш бинасы исә 120 урынлык балалар бакчасы булачак.

Беренче сыйныфка биредә 49 бала бара.

-Бу - минем дүртенче "беренчеләр"ем. Әзерлек төркеменә йөргән күпләре белән инде танышмын. Барысын да яратып өлгердем, - ди башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Әсхәбетдинова.

-Мин инде укый, яза беләм, әмма әле күп нәрсәләргә төшенәсем, өйрәнәсем бар. Бары яхшы билгеләргә генә укырга тырышырмын, - ди укучысы Рунар Бәдретдинов.

Кыңгырау чыңы укучыларны классларга дәште. РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышланган ачык дәрестә ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовның ярдәмчесе Марсель Абудуллин катнашты. Ул илнең төп документы хакында 10-11 сыныйфлар белән кызыклы әңгәмә үткәрде.

Резеда Шәрипова

Автор фотосы

Фоторепортажны http://vk.com/aznakayevoonline төркемендә карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда беренче кыңгырау 655 бала өчен чыңлады