Татарстанда “Лизинг-грант” программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә
Татарстан Республикасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Лизинг-грант" программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә. Сайлап алу тәртибе турында ТР Икътисад министрлыгы рәсми сайтының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү", "Эшмәкәрлекне яклау программалары", "Лизинг-грант" программасы" бүлегеннән укырга була. Әлеге программа буенча чыгымнарның 30 проценты авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыклары үсешенә тотыла....
Татарстан Республикасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Лизинг-грант" программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә.
Сайлап алу тәртибе турында ТР Икътисад министрлыгы рәсми сайтының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү", "Эшмәкәрлекне яклау программалары", "Лизинг-грант" программасы" бүлегеннән укырга була.
Әлеге программа буенча чыгымнарның 30 проценты авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыклары үсешенә тотыла. Үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән техника һәм җиһазлар 1-5 елга лизингка бирелә. Түләүләр лизинг килешүе буенча субсидияләнә. Мондый субсидияләр түбәндәге эшмәкәрлек субъектларына бирелә:
- конкурска гариза биреп, теркәлүгә 1 елдан азрак вакыт узса - лизинг килешүенең 45 проценты күләмендә, әмма 1 млн. сумнан артык түгел;
- конкурска гариза биреп, теркәлүгә 1 елдан күбрәк вакыт узса, лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 млн. сумнан күп түгел.
Программада хезмәткәрләр саны 250 дән артмаган крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары катнаша ала.
Белешмәләр өчен ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау Департаментының финанс-хокук консультациясе бүлегенә 8(843) 524-90-90 телефоны, яки Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев