11 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Хөрмәтле православие динен тотучылар! Кадерле азнакайлылар!
Ихлас күңелдән сезне якты Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм. Ул - якыннарыбызга булган мәхәббәтне, шәфкатьлелекне, гаилә ныклыгын, яхшы эш-гамәлләребезне чагылдыручы бәйрәм. Сүнмәс рухи байлыкларыбыз барлык традицион дин тотучылар өчен дә уртак. Гасырлар дәвамында алар әхлагыбызны, Та-тарстан җирендә, шул исәптән районыбызда күпмилләтле халыклар арасында тынычлыкны саклауга ныклы нигез булып тора. Православие...
-
Җитештерүдә сакчыллык булдыру – көн таләбе
29 декабрь көнне "Тукай" ҖЧҖ базасында муниципаль район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган район семинары узды. Терлекчелектә әлеге мөһим проблеманы кичектергесез хәл итү бүген көн таләбенә әйләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та үзенең чыгышында фермада эшләүчеләргә хезмәт...
-
Терлекчеләргә сертификатлар тапшырылды
Иң беренчеләрдән булып акчалата бүләкне Зиннур Шәвәлиев крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре - технолог Флүзә Фәррахова, бозау караучы Рәлия Мамалимова, сыер савучылар Гүзәл Лотфуллина һәм Дамир Ибәтов алды. Күптән түгел генә оешуына карамастан, хуҗалык җитештерү күрсәткечләре буенча районда беренчеләр сафында бара. Биредә 653 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 250 башы -...
-
Җаннар игелек, иман белән тулган
Инвалидлар айлыгы кысаларында шәһәр-район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Кышкы әкият" бәйрәме уздырылды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе, "Өмет" үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм мәдәният идарәсе ярдәмендә оештырылган кичәдә 150 бала катнашты. Чараны уздыру вакытында шәһәрнең күмәртәләп сату базасы шәхси эшкуарлары...
-
Йөрәгемнең кисәкчеген бирәм...
Инвалидлар айлыгы барышында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларын тәрбияләүдә хаҗәтлек кичергән гаиләләргә, балачактан һәм өлкән яшьтәге мохтаҗ инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча хәйрия марафоны уздыру муниципаль районыбызда, игелеклелек чагылышы буларак, гүзәл бер традициягә әйләнде. Наил АБДУЛЛИН Шәфкатьлелек чарасының 2012 елгы ундүртенчесе, "Йөрәгемнең кисәкчеген бирәм..." телемарафоны, узган атна азагында - 27 декабрь көнне,...
-
Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары җиңү яулады
Казанда 2013 елда узачак Универсиада уңаеннан быелгы уку елында күп төрле конкурслар игълан ителде. "Команда - 2013! Универсиаданы каршылап" конкурс-проектның "Универсиада темасын иң яхшы ачучы" номинациясендә Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары җиңү яулады. Конкурс өч этапта узды. Укучылар Универсиадага әзерлек буенча волонтерлар эше турында кызыклы видиоролик төшерделәр. Аннан инглиз...
-
Мизгелгә тиң гомер
Мәрьям апалар йортын, фатирын эзләп тапканда кышкы көн төшлеккә авыша башлаган иде инде. Восстание урамындагы фатирларыннан Сабан урамына, яңаракка күченгәннәр икән. -Яшел Үзәндә улыбыз Мансур Серго заводында эшләп алып, Мәхмүт белән яшәгән фатирыбызны да, мондагысын да сатып күчендек. Шөкер, уңай булды, балалар да, оныклар да шат, - ди Мәрьям апа...
-
Актүбәдә кояшлы микрорайон үсә
Яңа елны һәркем бәхет-куанычлары белән көтеп ала. Актүбә бистәсендә тузган торакларда яшәүче 16 гаиләгә бәйрәм алды көннәрендә өр-яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды. Әлеге чара чын бәйрәм төсен алды. Фатир хуҗаларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, генподрядчы "Актүбә СМУ" ҖЧҖ директоры Рәйхан Газизуллин, округ депутаты Андрей Сучков котлады,...
-
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйм. Азнакай шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре кеше хокуклары һәм иминлегенең сакланышын күзәтү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауда армый-талмый хезмәт куялар, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көчләрен кызганмыйча көрәшәләр. Прокуратура көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Җир йөзендә гаделлек...
-
Яңа елга – яңа бүләк
Яңа ел алдыннан муниципаль районыбызда яшәүчеләр өчен бүләк рәвешендә яңа объектлар да шактый ачылды. Бүгенге язмабыз "Лидер-Авто" ҖЧҖ җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтовның азнакайлыларга ясаган бүләге хакында. Үзен күптәннән чын мәгънәсендә шәхес итеп таныткан, калабызның бу асыл заты янә барчабызны шаккаттырды: шәһәребезне тирә-юньдә тиңе булмаган кафе-ресторанлы итте. Исеме дә җанга якын -...
-
Ике ут арасында
Озак еллар республика газеталарының үз хәбәрчесе булып эшләгән журналист якташыбыз Дамир Асылов исеме "Маяк" укучыларына яхшы таныш. Безнең газета белән элемтәсен ул узган гасырның 60 нчы елларында, "Азнакайнефть" идарәсендә нефтьче-оператор булып эшләгәндә үк, башлый. Шуңадырмы, аның иҗатының төп геройлары да җир катламнарыннан кара алтын эзләүчеләр һәм чыгаручылар булды. Узган көздә,...
-
Төп бурыч – кеше хокукларын саклау
Нәкъ 12 гыйнвар көнне моннан 291 ел элек Петр I фәрманы нигезендә Россия империясе прокуратурасы оештырыла. Аның алдына гаделсезлек, ришвәтчелек, законсызлык, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көрәш мәсьәләсе куела. Бүгенгәчә бу вәкаләтле орган үз бурычын лаеклы үтәп килә. Азнакай шәһәре прокуратурасы бәйрәмне нинди нәтиҗәләр белән каршылый? Шәһәр һәм район прокуроры...
-
Кар бураннарын туздырып...
Дүшәмбе көнне "Юбилейный" стадионында Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча II ачык кышкы ярышлар узды. Аларда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Октябрьский һәм Урыссу шәһәрләреннән 29 спортчы катнашты. Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча 6 төркемдә көч сынашты. Дүрт сәгатькә сузылган киеренке ярышта гомуми нәтиҗәләр буенча Урыссу, Октябрьский, Сарман командалары призлы урыннарны...
-
Сайлап кына алыгыз
Трихинеллез - паразитлар (түгәрәк вак суалчаннар - трихинеллалар) тарафыннан таратыла торган куркыныч авыру. Ул терлекләрдә һәм кешеләрдә дә була. Авыруны трихинеллез белән зарарланган чи яки тиешенчә пешмәгән терлек итен кулланганда йоктырырга мөмкин. Ул еш кына дуңгыз итендә була. Шулай ук кыргый хайваннардан (аю, кабан дуңгызы, бурсык) да йогарга мөмкин. Авыруның...