Азнакаево
  • Рус Тат
  • 20 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 20 ноябрь 2012 - 05:21
      Фәрит Мөхәммәтшин: “Азнакайда тырыш халык яши”
      Шимбә көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы терлек үрчетү буенча идарә җитәкчесе Илсур Закиров, "Татнефть" ААҖ директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнаштылар. Алар...
      387
      0
      0
    • 20 ноябрь 2012 - 05:16
      Район башлыгы белән очрашу
      Узган атна ахырында Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирле телевидение коллективы белән очрашты. Очрашуның Халыкара телевидение көне алдыннан үтүе аңа тагын да әһәмият, эшлеклелек өстәде. Әйтергә кирәк, телевидение хезмәткәрләренең сорау-мөрәҗәгатьләре дә, тәкъдимнәре дә шактый җыелган булып чыкты. Сөйләшү барышында телевидениенең бүгенге көн проблемалары яктыртылды, бергәләп аларны чишү юллары эзләнде....
      423
      0
      0
    • 20 ноябрь 2012 - 05:16
      Ветераннар тормышка битараф түгел
      Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның район ветераннар советы президиумы әгъзалары, урыннардагы ветераннар советлары рәисләре белән очрашуы барышында күңелгә сеңеп калган төп фикер әнә шундый булды. Наил АБДУЛЛИН Очрашу Марсель Зөфәр улының ветеран укытучы, лаеклы ялга чыкканнан соң да озак еллар район ветераннар советы секретаре булып эшләгән, тормыш юлының унынчы...
      332
      0
      0
    • 20 ноябрь 2012 - 05:13
      Эшмәкәрлек – эш бирә
      Районда шәхси һәм юридик эшмәкәрлек хәрәкәтен үстерү, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтү Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләүче эшмәкәрләр советы тарафыннан башкарыла. Совет эшмәкәрләр белән әледән-әле семинарлар уздыра, әлеге тармакка мөнәсәбәте булган яңа законнар белән таныштырулар оештыра. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, эшмәкәрләр советы...
      383
      0
      0
    • 20 ноябрь 2012 - 05:04
      “Маяк”сыз яши алмыйм
      Узган атнада Азнакай почтамты Әбүнәче көне үткәрде. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Иртәдән үк газета-журналларга язылу өчен тезелгән чиратны күреп, сөенеп куясың. Димәк халкыбыз газета укырга ярата, аны бернинди интернет, телевизорга да алыштырмый. - Үземне белгәннән бирле район газетасын укыйм. Бер генә ел да алмый калганым юк. Ничек инде үзең яшәгән райондагы хәлләрне...
      366
      0
      0
    • 20 ноябрь 2012 - 04:58
      Кыскача
      Районыбызда бүгенге көндә күз авырулары белән бәйле 178 инвалид исәпләнә, аларның 20се балалар. Бөтен­дөнья сукырлар көненә багышлап, район җитәкчелеге ярдәмендә Азнакай инвалидлар җәмгыяте һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре алар белән очрашу-ял кичәсе оештырды. Чәй өстәле артында узара аралашу җыр-моң белән үрелеп барды. Кичә кунаклары үзләре дә иҗади осталыкларын күрсәтте: җырладылар, төрле...
      0
      0
      0
    • 20 ноябрь 2012 - 04:56
      Кыскача
      «Маяк» газетасы редакциясе 22 ноябрь көнне 9.00 сәгатьтә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә!
      305
      0
      0
    Реклама