Азнакаево
  • Рус Тат
  • 23 май 2012 яңалыклары

    • 23 май 2012 - 04:25
      Азнакайда сәләтле яшьләр күп
      Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин «Мәктәпнең иң яхшы укучысы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкли Узган җомгада Мәдәният йортында сәләтле балаларга, аларның остазларына "Чулпан-2012" премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге конкурс быел Пионериянең 90 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елына багышлап үткәрелде. Кичен күк йөзендә беренче булып иң якты йолдыз - Чулпан...
      342
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:22
      “Маяк” газетасына язылу бара!
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!
      241
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:21
      Көн туса яңа хәбәр
      Узган атнада ЗАГС бүлегендә ана сертификатларын тапшыру һәм сынчылар белән рәссамчылар күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Сынчыларның гаҗәеп эшләре беркемне дә битараф калдырмады. Моннан ун ел элек үзенең идеяләре һәм кабатланмас ижаты белән дан казанган актүбәле Гөлнара Галиуллина һәм гадәти булмаган эшләре белән билгеле Руслан Латыйпов бу юлы көчләрен яңа төрдә...
      251
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:19
      Җәза йомшартылды
      2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән 420нче Федераль закон нигезендә гамәлгә кертелгән РФ Җинаятьләр кодексының 15 маддәсе, 6 өлеше положениесе Азнакай шәһәр суды тарафыннан беренче тапкыр Латыйпов һәм балигъ булмаган Кирилловка (мәгълүм сәбәпләр белән фамилияләр үзгәртелде) карата быелның 7 мартында җинаять эшен караганда кулланылды. Положение нигезендә җинаятьнең факттагы хәл торышын...
      178
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:18
      Хәбәрләрне – SMS белән
      РФ Югары Суды Пленумының 2012 елның 9 февралендәге "Россия Федерациясенең Югары Суды Пленумының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында" 3 нче карары нигезендә суд производствосында катнашучыларга эшләрне карау вакыты, урыны турында хәбәрләрне SMS-хәбәр белән җибәрүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Шул рәвешле хәбәрләр суд производствосында катнашучыларга аларның ризалыгы белән һәм SMS-хәбәрне адресатка җибәрү...
      208
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:17
      Сәрхүшлекнең чиге аяныч
      Эчүчелек белән даими шөгыльләнүнең беркайчан да юньлегә илтәсе юк. Моңа шәһәр суды производствосындагы эшләр ачык мисал. Берничәсенә генә тукталыйк. Шәһәребездә яшәүче Р. балачак дусты Д.ны өенә "баш төзәтергә" чакыра һәм дуслар шактый гына кәеф-сафа корып утыра. Р.ның йокы бүлмәсендәге пенсионер әтисе чыгып, аларга кушылып ала. Икенче чыгуында Д. аңа аракы...
      219
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:16
      Административ хокук бозулар турында Кодекска үзгәрешләр кертелде
      2012 елның 1 мартында кабул ителгән 18 нче федераль Закон нигезендә РФнең административ хокук бозулар турында Кодексына 6.16.1 өстәмә маддә кертелде. Хәзер наркотик һәм психотроп матдәләрне яки составында алар булган үсемлекләрне законсыз алган, саклаган, саткан өчен, әгәр бу гамәлләрдә җинаять кылу күзәтелми икән, болар өчен 4 мең сумнан алып 5...
      263
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:15
      Спорт һәм хезмәт янәшә
      Спорт уеннары фестивале кысаларында май башында Боз сараенда, Мәдәният йортында һәм «Дельфин» су-сәламәтләндерү үзәгендә спортның 9 төре буенча ярышлар узды. Анда 22 команда катнашты. Команда зачетында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарә җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Мәгариф идарәсе көмеш, "Азнакайнефть" идарәсе бронза призер булды. Шулай ук 89...
      215
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:14
      Хәрби хезмәткә чакырылучыларны яклау
      21-25 майда 10.00-17.00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында халык өчен "кайнар телефон линиясе" үткәрелә. Гражданнарга сорауларга тулы җавап алырга, четерекле хәлләрне аңлатырга ТР кеше хокуклары буенча уполномоченный, ТР хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8 (843) 236-40-17, 236-40-98, 236-40-62.
      237
      0
      0
    • 23 май 2012 - 04:13
      Сораулар җавапсыз калмады
      Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә бер төркем предприятие, оешма җитәкчеләре шәһәр халкы белән чираттагы очрашуын Подстанциядә уздырды. Халык исеменнән чыгыш ясаган Лена Исхакова биредәге йортларның 35 ел элек төзелүен һәм капиталь ремонтка мохтаҗ булганлыгын билгеләп үтте. Предприятие аларны ремонтлаган һәм балалар мәйданчыгын да төзекләндергән. Юлларны ремонтлау, беренчел кирәк-ярак...
      203
      0
      0
    Реклама