Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәләтле яшьләр күп

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин «Мәктәпнең иң яхшы укучысы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкли Узган җомгада Мәдәният йортында сәләтле балаларга, аларның остазларына "Чулпан-2012" премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге конкурс быел Пионериянең 90 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елына багышлап үткәрелде. Кичен күк йөзендә беренче булып иң якты йолдыз - Чулпан...

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин «Мәктәпнең иң яхшы укучысы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкли

Узган җомгада Мәдәният йортында сәләтле балаларга, аларның остазларына "Чулпан-2012" премиясен тапшыру тантанасы узды.

Әлеге конкурс быел Пионериянең 90 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елына багышлап үткәрелде.

Кичен күк йөзендә беренче булып иң якты йолдыз - Чулпан калка. Азнакай күгендә дә ел саен яңа йолдызлар кабына. "Чулпан" конкурсы районыбызда "Сәләтле балалар" программасы кысаларында инде уналтынчы елын үткәрелә һәм укучыларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә. Быел конкурста 26 номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Жюри әгъзалары тарафыннан 67 иң яхшы укучы, 11 коллектив һәм 3 педагог билгеләнде. Өч ел буе иң күп номинантларны Азнакайның 2, 8 нче һәм Актүбәнең 2 нче мәктәпләре бирә.

Район җитәкчелеге, предприятиеләр, оешмалар сәләтле балаларны үстерүдә лаеклы өлеш кертә, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыра.

Конкурсның оештыру комитеты әгъзасы, мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина балалар белән эшләүдә көчләрен һәм вакытларын кызганмаучы педагогларга рәхмәт әйтте.

Конкурсның башлангычында торучы Суфия Җамалиеваның да чыгышы ялкынлы булды.

-Һәрберегез эшчәнлеген үз юнәлешендә дәвам итеп, яхшы белгеч, галим, җитәкче булырсыз дип өметләнәм. "Язмышка каршы" номинациясен аеруча билгеләп үтәсем килә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар бернинди авырлыкларга карамастан, тормышта үзләрен таба алганнар. Аларның ихтыяр көче, ныклыгы сокландыра, - диде ул.

Азнакай яшьләре төрле өлкәләрдә актив. Лауреат һәм дипломантлар арасында фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүчеләр генә түгел, фермерлар, социаль хезмәткәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, экологлар, туристлар, спортчылар, хокук белгечләре, инженерлар да бар.

- Азнакай - республикада сәләтле балалар арасында мондый бәйге үткәрә торган бердәнбер район. Мәктәпне тәмамлап, һөнәрләр үзләштереп, туган җирегезгә кайтырсыз һәм аның үсешенә лаеклы өлешегезне кертерсез дип ышанам, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин конкурсны оештыручыларга, иганәчеләренә, ата-аналарга, лауреат һәм дипломантларга рәхмәтен белдереп.

Айгөл Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев