Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт һәм хезмәт янәшә

Спорт уеннары фестивале кысаларында май башында Боз сараенда, Мәдәният йортында һәм «Дельфин» су-сәламәтләндерү үзәгендә спортның 9 төре буенча ярышлар узды. Анда 22 команда катнашты. Команда зачетында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарә җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Мәгариф идарәсе көмеш, "Азнакайнефть" идарәсе бронза призер булды. Шулай ук 89...

Спорт уеннары фестивале кысаларында май башында Боз сараенда, Мәдәният йортында һәм «Дельфин» су-сәламәтләндерү үзәгендә спортның 9 төре буенча ярышлар узды.

Анда 22 команда катнашты. Команда зачетында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарә җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Мәгариф идарәсе көмеш, "Азнакайнефть" идарәсе бронза призер булды. Шулай ук 89 нчы һөнәр лицее, "Азнакай ПАТП" ААҖ, "Сетевая компания" ҖЧҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Водоканалсервис" ААҖ филиалы-Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, "ТрансСервис" ҖЧҖ, Азнакай район үзәк сырхауханәсе командалары да яхшы күрсәткечләргә иреште.

Шәхси беренчелектә билбау белән алышуда үз авырлык категорияләрендә Р.Гәрәев, А.Восканян, Э.Усманов, Т.Минниханов, Р.Гомәров, Т.Сәгытдинов, З.Сәгытдинов чемпион булды. Гер спортында - Җ.Шакиров, А.Тимерханов җиңү яулады. Өстәл теннисында И.Шәрәпов, Г.Кузнецова, кул көрәшендә З.Асибаков, Ф.Монасыйпова беренче урынга чыкты. Укчылардан - Д.Гыйләҗевкә, шахматчылардан- Р.Сәлаховка, шашка буенча - И.Нәгыймуллинга, ирләр арасында йөзүдә Р.Шакировка, хатын-кызлар арасында йөзүдә Э.Куртаметовага тиңнәр табылмады. Аркан тартуда "ТрансСервис" ҖЧҖ командасы җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев