Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сораулар җавапсыз калмады

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә бер төркем предприятие, оешма җитәкчеләре шәһәр халкы белән чираттагы очрашуын Подстанциядә уздырды. Халык исеменнән чыгыш ясаган Лена Исхакова биредәге йортларның 35 ел элек төзелүен һәм капиталь ремонтка мохтаҗ булганлыгын билгеләп үтте. Предприятие аларны ремонтлаган һәм балалар мәйданчыгын да төзекләндергән. Юлларны ремонтлау, беренчел кирәк-ярак...

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә бер төркем предприятие, оешма җитәкчеләре шәһәр халкы белән чираттагы очрашуын Подстанциядә уздырды.

Халык исеменнән чыгыш ясаган Лена Исхакова биредәге йортларның 35 ел элек төзелүен һәм капиталь ремонтка мохтаҗ булганлыгын билгеләп үтте. Предприятие аларны ремонтлаган һәм балалар мәйданчыгын да төзекләндергән. Юлларны ремонтлау, беренчел кирәк-ярак сата торган кибет булдыру, җәмәгатьчелек транспортын йөртү, шул исәптән мәктәп автобусын да - бу мәсьәләләр әлегә ачык калган. "Балалар олы юл кырыннан укырга җәяү йөри, куркыныч. Автобус автовокзалга кадәр илтсә дә, яхшы булыр иде," - диде Л.Исхакова.

Юлны ремонтлаганда балалар куркынычсызлыгы өчен уен мәйданчыгы янында ясалма каршылык булдырырга кирәклеге хакында да әйтелде. Җәмәгатьчелек транспорты булмау сәбәпле, халыкка еш кына такси хезмәтеннән файдаланырга туры килә. Подстанциядә яшәүчеләр такси хакын шәһәрнеке дәрәҗәсенә киметүне сорады.

-Хәзер без территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәбез, волейбол мәйданчыгы булдырырга ниятлибез. Бу эштә "Гарант" төзелеш компаниясе ярдәмен тәкъдим итте, - диде "Жилсервис" ТСЖ рәисе Әнәс Кариев. Шулай ук ярым җимерек котельный бинасын сүтү турында да сүз кузгатылды.

Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесенә кышын юлларны вакытында чистартырга һәм урамнан төп юлга чыкканда күз күремен капларлык итеп кар өймәскә кушылды.

Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең бүлек начальнигы Фәйрүзә Гәрәйшина йортларны җылыту өчен газ җиһазлары урнаштырырга кирәклеген әйтте. Тарифлар артканнан-арта, ә ике контурлы котеллар кую халык акчасын экономияли алачак. Ул чагында салкын су торбаларын җылыткыч белән төрергә кирәк. Әмма халык бу эшнең кем кесәсеннән башкарыласын белмәгәнгә, канәгатьсезлек белдерде. Марсель Зөфәр улы мәсьәләне җылылык челтәре предприятиесенә хәл итәргә йөкләде.

4 нче йортта яшәүче Галина Лыгина Подстанциядә 29 ел эшләгән, ире дә гомер буе шунда хезмәт куйган. Ул канализация үткәрүне һәм түбә алыштыруны сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге мәсьәлә уртак көч белән хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев