9 март 2012 яңалыклары
-
Курчакларга җан өреп...
Узган атнада «Азнакай сувенирлары» йорты ачылды. - Азнакай талантларга бай як, - диде тантананы ачып, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин. - Алар арасында кул җылысы, күз нурларын кушып төрле сувенирлар, курчаклар ясаучылар һәм башка кәсепчеләр бар. Биредә мондый осталыклары булган азнакайлылар үз талантларын тормышка ашырсыннар, үз иҗат җимешләре белән...
-
Язның иң зур бүләге
Менә алар, яңа йортка күчү бәхетенә ирешүчеләр! Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин яңа фатир хуҗасына ачкыч тапшыра Язның беренче көннәре Актүбә халкы өчен зур шатлык алып килде. узган шимбәдә бистәнең Ленин урамындагы ярты гасырдан артык элек төзелгән, инде шактый таушалган 5, 10а, 10б, 11 нче йортларда яшәүче 29 гаилә,...
-
Хөрмәтләү дә булды, бурычлар да билгеләнде
Район үзәк сырхауханәсе коллективының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, шуңа да администрация Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә аеруча тантаналы төсмер бирергә, истәлекле итәргә тырыша. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Әдел Вафин балалар сырхауханәсендә ачылган сөт кухнясы белән дә танышты. Бирегә һәр 5 көн саен Яшел Үзән сөт комбинатында сабыйлар өчен җитештерелгән сөт ризыклары...
-
Безнең терәк-таяныч
«Маяк» бәйгесе 23 февральдә илебез Ватан сакчысы көнен батыр, тәвәккәл, кыю, игътибарлы, кайгыртучан, киң күңелле ирләр көне буларак билгеләп үтте. «Маяк» газетасы бу уңайдан бәйге игълан иткән иде. Укучыларыбыз үзләренең кадерле ир-егетләре - бабасы, әтисе, ире, улы, дусты турында хатлар, аларның фотосурәтләрен китерүне дәвам итәләр. Язмалар күп булу сәбәпле, без...
-
Янгынчылар спортта да сынатмый
Татарстан Республикасы буенча федераль янгын хезмәтенең 2 нче отряды беренчелегенә Әлмәттә янгын частьлары арасында узган волейбол ярышларында азнакайлылар өченче урынны яулады. Анда барлыгы 13 команда катнашты. Азнакайның 24 нче янгын частенә нык көч куярга туры килде, чөнки көндәшләр көчле иде. Ярышларның баш судьясы, эчке хезмәт полковнигы Владимир Салун команда капитаны...
-
Милли көрөш
Урсай авылында танылган көрәшче Рәис Кәримов истәлегенә милли көрәш буенча 3 нче турнир үтте. Ярышларда Азнакай районының иң көчле көрәшчеләре көч сынашты. Киеренке көрәштә яшүсмерләр арасында үз үлчәм категорияләрендә Илдус Нуретдинов (Чубар Абдул), Илһам Харисов һәм Рафаэль Камалов (Тымытык), Фазил Сафиуллин (Урсай), ә ир-атлар арасында исә Урсайдан Фәнис Сәхбиев, Азнакайдан...
-
Ир-егетләр көч сынашты
Ишкәев исемендәге ял паркында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары узды. Шәһәребездә беренче тапкыр хоккей клублары арасында кышкы спорт төрләре буенча «Күңелле стартлар» үткәрелде. 10 команда төрле ярышларда катнашты. Кәкре Елга авылыннан «Куәтле» командасы иң өлгер һәм иң җитез командаларның берсе булды, 2 нче урынны Азнакай шәһәреннән «Искра», ә өченче...
-
Бәйгеләрдә катнашыгыз!
18 мартта 9.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Ак мечетендә балалар өчен "Намаз" һәм "Коръән уку" конкурслары оештырыла. Бала кешенең зиһене, хәтере бик яхшы, ул яңа мәгълүматны тиз отып ала. Әйдәгез, балаларыбызга, оныкларыбызга, яисә күршедәге сабыйларга, яшүсмерләргә Коръән аятләрен, намаз өйрәтеп, аларга шушы бәйгеләрдә катнашырга ярдәм итик. Конкурсантлар 16 мартка кадәр түбәндәге...
-
Рәхәт ял иттек
Азнакай "Нефтемаш" заводы пенсионерларына бәхет елмайды: барыбыз бергәләп Чалпы санаториендә ял итеп, сәламәтлекне ныгытып кайттык. Табибә Сирина Налимова безне үз кайгыртуы астына алып, дәвалау курсы билгеләде, киңәшләрен бирде. Биредә эшләүчеләрнең яхшы мөгаләмәсе, тырышлыгы сокландырды. Пешергән ризыклары да телеңне йотарлык, бүлмәләр чиста, җылы. Процедуралардан соң кич утырып бәйләдек, чиктек, дөнья хәлләрен...
-
Асыл кунагыбыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарга якташыбыз, Тымытык авылында туып үскән, озак еллар "Чаян" журналының баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит ага Зәкиевнең хикәясен тәкъдим итәбез. Табак ялау Без, өйдәге дүрт-биш малай, ярты чиләк сыешлы табактагы ашны түкми-чәчми ашап бетерәбез. Бу хәтле аш корсакның кайсы җиренә сыядыр - төгәл генә әйтеп булмый....
-
Гафу сорамыйм
Их, бу гомер дигәнең. Көннәр, айлар, елларны үз эченә ала да, ага да ага. Тик юарга мөмкин булмаган юшкыннарны бернинди еллар ташкыны да алып китә алмый шул. Мин дә бүген шундый хәлдә. Язмышымда кылган ялгышларым хакында сезгә дә сөйлим әле, бәлки күңелемә аз булса да җиңел булып китәр. Балачактан минем...
-
Гөл-чәчәкле бәйрәм
Сишәмбе көнне район һәм шәһәр мәдәният йортында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана үтте. Хөрмәтле хатын-кызларыбызны ишек төбеннән үк ир-егетләр сәламләп каршы алды. Фойеда хатын-кызларыбызның үзләре кебек үк гүзәл чәчәкләр, гөлләр күргәзмәсе оештырылган иде. Боларның барысы да күңелләргә бәйрәм һәм сафлык рухы өстәде. Ә тамаша залы һәр елдагыча...
-
Көн туса яңа хәбәр
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мәдәният йортында чәчәкләр ярминкәсе оештырылды. Шәхси эшмәкәр Э.Шмелева азнакайлыларга күз явын алырлык букетлар, төрле композицияләр, өй гөлләре, сувенирлар тәкъдим итте. Кемнәрдер сатып алырга, ә кемнәрдер матурлыкка сокланырга килде. Әлмәт муниципаль хезмәт институтында мәгърифәтче, галим Риза Фәхретдин укулары кысаларында республикакүләм тәкъдир итү конкурсы узды. Анда Татарстанның 11...