Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир-егетләр көч сынашты

Ишкәев исемендәге ял паркында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары узды. Шәһәребездә беренче тапкыр хоккей клублары арасында кышкы спорт төрләре буенча «Күңелле стартлар» үткәрелде. 10 команда төрле ярышларда катнашты. Кәкре Елга авылыннан «Куәтле» командасы иң өлгер һәм иң җитез командаларның берсе булды, 2 нче урынны Азнакай шәһәреннән «Искра», ә өченче...

Ишкәев исемендәге ял паркында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары узды.

Шәһәребездә беренче тапкыр хоккей клублары арасында кышкы спорт төрләре буенча «Күңелле стартлар» үткәрелде. 10 команда төрле ярышларда катнашты. Кәкре Елга авылыннан «Куәтле» командасы иң өлгер һәм иң җитез командаларның берсе булды, 2 нче урынны Азнакай шәһәреннән «Искра», ә өченче урынга Тымытыктан «Ык» командасы чыкты.

Мини-футбол буенча ярышларда район оешма һәм предприятиеләреннән 16 команда катнашты. «Азнакай УТТ» ҖЧҖ командасы - беренче, «Актүбә СМУ» ҖЧҖ җыелма командасы - икенче, ә «Азнакайнефть» идарәсе командасы өченче урында.

Ярышлар моның белән генә тәмамланмады. «Лидер» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җитәкчеләр спортның 4 төрендә ярыштылар. Бильярдта чын осталар көч сынашты. Анда И.Хөснуллин (ННК «Геофизика») һәм А.Латыйповка («Сетевая компания»ОНО) тиңнәр булмады. Р.Хәйруллин (МЧС) һәм Р.Миннеханов (яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе) икенче урынны бүлештеләр, ә И.Шакиров (ЭЭБ) һәм А.Хәлиуллин (администрация) өченче урынга чыктылар.

И.Маннапов («АзнакайРемСервис» ҖЧҖ), Д.Мусин (яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе), Ф.Сәлимов (прокуратура) өстәл теннисы ярышларында призерлар булдылар.

Армрестлинг буенча 1 урынны Н.Мотыйгуллин («Таллы Бүләк» ҖЧҖ рәисе), 2 урынны - С.Сәлахов (24 нче янгын часте начальнигы) алды, лидерлар өчлеген исә А.Мәрданшин («Лидер» ДЮСШ директоры) япты.

Гер спорты буенча ярышларда Азнакай автомобиль юллары идарәсе участок начальнигы Фәнис Шәйхулов иң көчлеләрдән булып танылды. Икенче урынга җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов, ә өченчегә, көндәшләреннән аз гына калышып, Данис Мусин чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев