Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Курчакларга җан өреп...

Узган атнада «Азнакай сувенирлары» йорты ачылды. - Азнакай талантларга бай як, - диде тантананы ачып, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин. - Алар арасында кул җылысы, күз нурларын кушып төрле сувенирлар, курчаклар ясаучылар һәм башка кәсепчеләр бар. Биредә мондый осталыклары булган азнакайлылар үз талантларын тормышка ашырсыннар, үз иҗат җимешләре белән...

Узган атнада «Азнакай сувенирлары» йорты ачылды.

- Азнакай талантларга бай як, - диде тантананы ачып, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин. - Алар арасында кул җылысы, күз нурларын кушып төрле сувенирлар, курчаклар ясаучылар һәм башка кәсепчеләр бар. Биредә мондый осталыклары булган азнакайлылар үз талантларын тормышка ашырсыннар, үз иҗат җимешләре белән район халкын гына түгел, республика халкын да сөендерсеннәр, бөтендөнья масштабында танылсыннар.

Әлеге игелекле һәм бик тә кирәкле гамәлне тормышка ашыруда башлап йөрүчеләрнең берсе-район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова исә бу йортны төзүдә һәм гомумән, аның эшләп китүендә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә зур рәхмәтен белдерде:

- Әлеге ниятем белән Марсель Зөфәр улына кергәч, хуплап каршы алды, бина бирү һәм башка эшләрне оештырып җибәрде. Кәсебе булган 20 дән артык инвалидның эш белән тәэмин ителүе үзе генә дә нинди игелекле эш башкарылуы турында сөйли, - диде ул.

Гомумән,бу шәфкатьле гамәлне тормышка ашыруда «Татнефть» ААҖ җитәкчесе Шәфәгать Тәхаутдиновтан башлап, «Азнакайнефть» идарәсе, «Нефтемаш» заводы, «АзнакайРемСервис» ҖЧҖ, ПАТП һәм башка оешма, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр: Зөфәр Ибраһимов, Руслан Шакиров һәм башкалар ярдәмгә килә. Ә рәхмәтнең иң зурысы кыска гына вакыт эчендә шушы бинаны төзекләндереп биргән «Универсал-Строй» ҖЧҖ коллективына иде. Эш бирүчеләр һәм шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне дәүләт субсидиясе белән, мәгълүм булганча, мәшгульлек үзәге тәэмин иткән. Әлеге матур һәм кызыклы чараны Азнакай Яшьләр үзәге оештырган.

Котлаулар һәм рәхмәт сүзләренә шушы йортның төп хуҗаларының берсе, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Галина Герк кушылды.

- Мондый кәсеп йортының нәкъ менә Азнакайда ачылуына куанам, -диде ул сөенечен яшерә алмыйча. -Сувенир кибетләренең кытай продукциясе белән тулуына җан әрнеп куя. Үз кәсепчеләребезнең чын сәнгать әсәрләрен ул товарлардан аерырга күптән вакыт җитте. Без кул эшләре осталарының талантларын ачу, сәнгатебезне үстерү юнәлешендә мөмкин булганның барын да эшләрбез.

Тасманы кисеп, бинага узгач, бүлмәләрнең берсендә «Актүбә уенчыгы» халык иҗаты җитәкчесе Илсөяр Сәлахова халык кәсебе статусы алган, даны чит илләргә кадәр танылган сувенирлары белән каршы ала. Алыштыргысыз остаз, укытучы, эшмәкәр һәм җитәкче сын-курчакларга җан өрү серен азнакайлыларга да өйрәтәчәк.

Монда физик мөмкинлекләре чикле талантлы балаларның «Умырзая» әниләр клубына да урын табылган. Гомумән, биредә шөгыльләнәчәк сәнгать осталарының яше чикләнмәгән. Талантлы балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә, авылдагылар да үзенең яраткан эше белән мавыга алачак. Остазлар консультация уздыргач, аларга үз эшләрен өйләрендә башкарырга да мөмкин бит.

...Курчак-сыннарга карыйсың да, аерыла алмый торасың. Гүя, җанлы алар. Халкыбызның йөз-кыяфәте, яшәү рәвеше чагылган бу курчаклар ерак дәверләрдән безгә дәшәләр, хәтерне уяталар, күңелләргә матурлык өстиләр. Кешеләрдә зәвык тәрбияләү, рухи байлыгыбызны барлауда никадәр зур әһәмияткә ия алар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев