Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли көрөш

Урсай авылында танылган көрәшче Рәис Кәримов истәлегенә милли көрәш буенча 3 нче турнир үтте. Ярышларда Азнакай районының иң көчле көрәшчеләре көч сынашты. Киеренке көрәштә яшүсмерләр арасында үз үлчәм категорияләрендә Илдус Нуретдинов (Чубар Абдул), Илһам Харисов һәм Рафаэль Камалов (Тымытык), Фазил Сафиуллин (Урсай), ә ир-атлар арасында исә Урсайдан Фәнис Сәхбиев, Азнакайдан...

Урсай авылында танылган көрәшче Рәис Кәримов истәлегенә милли көрәш буенча 3 нче турнир үтте.

Ярышларда Азнакай районының иң көчле көрәшчеләре көч сынашты. Киеренке көрәштә яшүсмерләр арасында үз үлчәм категорияләрендә Илдус Нуретдинов (Чубар Абдул), Илһам Харисов һәм Рафаэль Камалов (Тымытык), Фазил Сафиуллин (Урсай), ә ир-атлар арасында исә Урсайдан Фәнис Сәхбиев, Азнакайдан Ирек Йосыпов һәм Илдар Алтынбаев, ветераннардан Наил Гомәров (Урсай) чемпион булдылар.

Команда зачетында Урсай командасы (тренеры Рәфис Ярмиев) -беренче, тымытыклылар (тренер Нәфис Әхмәтҗанов) -икенче, Чубар Абдул авыл көрәшчеләре (Айрат Миннегалиев) өченче урынны алдылар. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр, медаль һәм грамоталар тапшырылды. Район җитәкчеләре котлавы, Казан артистлары катнашында концерт программасы, кайнар аш,... Кыскасы, ярышлар чын бәйрәм төсен алды. Бәйгене оештыру һәм уздыруда (финанслауны да кертеп) хуҗалык һәм авыл җитәкчеләре Фәнүс Кәримов һәм Рәфис Ярмиевнең ярдәме зур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев