Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 гыйнвар 2012 яңалыклары

    • 19 гыйнвар 2012 - 16:00
      Стәрле Кулибины
      Стәрленең һәвәскәр уйлап табучысы Рәис Нургалиев "... Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул". Авылларда булып, исемнәре әлләни киң яңгыраш тапмаган (хәер, алар аңа омтылмый да) сәләт ияләре белән танышкач, аралашкач, бөек Тукаебызның моннан йөз ел элек язып калдырган әнә шул сүзләре, ирексездән, хәтердә...
      107
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:56
      Узган елга йомгак ясалды, алга планнар билгеләнде
      Директор урынбасары Х.Хәбибуллин һәм профком рәисе Ф.Шәмсетдинов хезмәт ветераны Ф.Сәлаховка Мактау грамотасы тапшыра 16 гыйнвар көнне "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ хезмәт коллективының еллык конференциясе булды. Аның эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ баш инженеры Юрий Стерлядев, идарә итү компаниясе профкомы рәисе урынбасары Рәфис Шакиров, заказчылар - нефть һәм газ...
      82
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:52
      Алар сәламәт яшәүне сайлаган
      Узган атнада 89 нчы һөнәри лицейда СССР спорт мастеры Григорий Закиров истәлегенә багышлап, бокс буенча республика турниры узды. Аны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты. -Барчагызны әлеге спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлыйм. Уңышлар сезгә! - дип ул изге теләкләрен юллады. Лицей директоры Владимир Дульский тормышта дөрес юл сайлаган...
      86
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:49
      Яшәү асылын моңга күмеп
      Әтисенең Германиядә хәрби хезмәттән алып кайткан аккардеонны нәни бармаклары белән баскалап көй чыгарырга азапланган чагы әле кайчан гына иде. Аннары Азнакай музыка мәктәбенә йөрүе, Түбән Кама музыка училищесында, соңрак Казан мәдәният институтында белем алуы… Сиздерми генә бер-бер артлы еллар шулай үткән дә киткән. Тәүге мөгаллимнәре, аны моң дөньясына гашыйк иткән...
      129
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:42
      Бала ярдәмгә мохтаҗ
      Баласы наркотик матдәләр кулланып, авыруга сабышкан ата-аналар бу бәхетсезлектән кинәт югалып кала, үзләрен ничек тотарга белмиләр, сирәк булса да, киңәш сорап редакциягә шалтыратучылар да булгалый. Шуннан чыгып, без район үзәк сырхауханәсенең балалар наркологы Ильмира Хәмидуллинага мөрәҗәгать итүне кирәк таптык. -Наркомания һәм эчүчелек - икесе дә фаҗигагә китерүче авыру. Әмма авыручы...
      84
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:40
      Биналарны дәүләт исәбенә алу тәртибе үзгәрде
      2012 елның 1 гыйнварыннан биналар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алуда Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2011 елның 14 октябрендәге 577 нче фәрманы белән расланган яңа тәртип үз көченә кертелде. . Башка кайбер төбәкләр кебек үк, Татарстан Республикасы да яңа технологияләр куллануда старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012 ел башыннан бу...
      106
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:37
      Спорт яңалыклары
      Бадминтон Кышкы каникуллар төрле спорт ярышларына бай булды. «Лидер» спорт мәктәбе оештыруында Мәлбагыш авыл җирлеге призына һәм «Лидер» кубогына бадминтон турниры узды. Киеренке ярышларда Мәлбагыш командасы (тренер А.Әхмәтов) - беренче, Кәкре Елга командасы (тренер Р.Сафин) икенче урынны алды. Мәлбагыш командасы «Җәлилнефть» идарәсе беренчелегенә узган ярышта А.Нурыев, Н.Кәбирова, А.Әхмәтшин, А. Насыйрова...
      109
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:32
      «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән»
      «Татарстан хатын-кызлары» Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» традицион бәйгесе старт алды. Аның төп максаты булып тормышның төрле өлкәләрендә: гаилә, бизнес, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать предприятиеләрендә... үз эшчәнлеген, иҗади потенциалын уңышлы тормышка ашыручы, гражданлык инициативасы күрсәтүче хәзерге заман хатын-кыз...
      102
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:31
      “Калинушка” ансамбле ретро-кичәсе
      24 гыйнварда район-шәһәр Мәдәният йортында "Калинушка" ансамбле ретро-кичә үткәрә. Безнең белән рәхәтләнеп күңел ачарга, бергәләп җырлап-биергә килегез! Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.
      90
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:29
      “Хәтирә”гә – 25!
      "Хәтирә" халык вокаль ансамбле оешуга 25 ел тулды.Шушы еллар дәвамында ул тамашачыга халкыбызның җырларын җиткерде, милли мәдәниятебезне актив пропагандалады. 27 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Мәдәният йортында ансамбльнең юбилей концерты була. Рәхим итегез! Бергәләп күңел ачыйк!
      92
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:28
      Созвездие-Йолдызлык – 2012
      12 февральдә 9.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2012» XII республика фестиваленең район сайлап алу туры үтә. Актүбә, Чемодур, Микулино һәм Бирючевкада яшәүчеләр өчен сайлап алу туры 1 февральдә 13.00 сәгатьтә Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узачак. Фестивальдә эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән 21 яшькә кадәргеләр, аерым коллективлар катнаша ала....
      80
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:26
      Казан венчур ярминкәсе чакыра
      25 апрельдә VII Казан венчур ярминкәсе узачак. Анда катнашырга үз бизнесын үстерү өчен шәхси инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынган компанияләр чакырыла. Продукцияләрен яки хезмәтләрен югары өстәмә бәя белән эшләүче, югары үсеш темпына ия булган һәм проектның эчке керемен елына 30%тан да ким тәэмин итмәгән компанияләрнең инвестиция проектлары 2012 елның 17...
      99
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:24
      Ветераннарыбыз мактауга лаек
      Азнакай ветераннар советы (рәисе М.Кәримов) сугыш һәм хезмәт ветераннарының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мәскәүдән килгән бу мәртәбәле бүләкне ветераннар советы активы белән очрашуда район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тапшырды.
      84
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:22
      Эшләре уңышлы бара
      Чәршәмбе көнне «Перекрыватель» ҖЧҖнең еллык йомгаклау җыелышы узды. Анда Азнакай район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, «Система-Сервис»УК ҖЧҖ директор урынбасары, баш инженеры Борис Аристов катнашты. Хисап елында финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлар турында җәмгыятьнең генераль директоры Марат Сабиров чыгышы тыңланды. Ул төп җитештерү тармаклары эшенә бәя биреп, хезмәт җитештерүчәнлегенең...
      87
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2012 - 15:19
      Бистәнең сәләтле балалары
      "Балалар энергиясе" гомумроссия балалар проектлары конкурсына районыбыздан дүрт укучының эше җибәрелде. Әлеге конкурсның максаты - креатив фикерләүне үстерү, энергетика өлкәсенә инновацион караш һәм энергия ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. 5 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар арасында район этабында жюри тарафыннан 29 эш каралды. Бары 4 эш кенә бәйге куйган таләпләргә лаек...
      106
      0
      0
    Реклама