Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәү асылын моңга күмеп

Әтисенең Германиядә хәрби хезмәттән алып кайткан аккардеонны нәни бармаклары белән баскалап көй чыгарырга азапланган чагы әле кайчан гына иде. Аннары Азнакай музыка мәктәбенә йөрүе, Түбән Кама музыка училищесында, соңрак Казан мәдәният институтында белем алуы… Сиздерми генә бер-бер артлы еллар шулай үткән дә киткән. Тәүге мөгаллимнәре, аны моң дөньясына гашыйк иткән...

Әтисенең Германиядә хәрби хезмәттән алып кайткан аккардеонны нәни бармаклары белән баскалап көй чыгарырга азапланган чагы әле кайчан гына иде. Аннары Азнакай музыка мәктәбенә йөрүе, Түбән Кама музыка училищесында, соңрак Казан мәдәният институтында белем алуы… Сиздерми генә бер-бер артлы еллар шулай үткән дә киткән. Тәүге мөгаллимнәре, аны моң дөньясына гашыйк иткән сәнгать осталары Александр Колесников, Розалия Муллина, Розалия Хәбибуллина, Зинаида Плетнева һ.б. хакында да һич онытасы юк Альбинаның. Аннары, тегүче әнисенең кул җылысы сирпелгән матур күлмәкләрдә сәхнәгә беренче кыюсыз адымнар…

Бүген гомеренең кыл уртасына җиткән Альбинаның тормышында искә алып сөйләрлек вакыйгалар шактый.

Хезмәт юлын ул 1981 елда Чалпы музыка мәктәбендә баян классы укытучысы булып башлый. Беренче көннәрдән үк үзен талантлы педагог итеп таныта. Дүрт елдан Азнакай сәнгать мәктәбенә күчкәч тә, коллегалары аның көчле эрудициясен, киңкырлы иҗади мөмкинлекләрен тиз күреп ала. Укучылары белән эчкерсезлеге, дустанә мөнәсәбәт икеарада яхшы элемтә урнашуда үз ролен уйный.

Татар халкының милли нәкышен, эчке тоемлавын, җан рухын гаҗәеп моңы белән, күңелләрне сызландырырлык та, дәртләндерерлек тә итеп «сөйләп» бирә белгән баян белән генә чикләнмичә, музыкаль аһәңнең бөтен яңгырашын үзенә туплаган халык уен кораллары оркестрын да үз кул астына ала Альбина Сәлахова. Инде 26 ел Азнакай сәнгать мәктәбендә оркестрның алыштыргысыз җитәкчесе. Күрәсең, моңның гаҗәеп «авазларын» табигатькә ихластан гашыйк әнисе белән урман аланында җиләк җыйганда җил китергән кошлар сайравыннан ук тоемлый башлаган ул. Югыйсә, укучыларына да бу серле дөньяның хозурын бар нечкәлекләре белән әнә шулай күңелгә сеңдерерлек итеп тапшыра алмас иде. Гармун, тальян, курай, мандолина…- шәкертләрен нинди генә уен коралына өйрәтми! Партитураны киңәйтү, яңарту өстендә даими эшләве нәтиҗәсендә ничә еллар дәвамында коллективның югары профессиональ башкару дәрәҗәсе күпләрне әсир итә. Мәктәпнең бер генә концерты да аннан башка үтми, шәһәр һәм районкүләм мәдәни чараларда актив катнаша. Ә инде иҗади бәйгеләрдәге уңышларына килсәк, 2004 елда оркестр «Тихвинский Лель» Бөтенроссия, «Халык моңнары» республика конкурсында өченче дәрәҗә дипломга ия булды, ел саен Әлмәттә узучы оркестрлар бәйгесендә призер исемен яулый, «Татнефть» ААҖнең «Рухият» фонды оештырган «Сандугач сайрар илем» бәйгесендә лауреат исемен ала. Ә инде үз классындагы укучылары ирешкәннәре хакында шактый сөйләп булыр иде. Алар «Живой родник» (Казан, 2008 ел), V нче Бөтенроссия халык иҗаты конкурсы, «Кече шәһәрләр» республика, «Сандугач сайрар илем», «ТатАРС-Тан» конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары. Мәдәният министрлыгы стипендиаты Раил Салихов узган ел «Морозко» Бөтенроссия, «Арт-Форум» халыкара конкурсының икесендә, «На крыльях таланта» халыкара фестиваленең, «Кече шәһәрләр» республика бәйгесенең 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗә лауреатлары булды. Укучыларының күбесе һөнәрен дә музыка белән бәйли, алар арасында халыкка билгеле шоу-программалар алып баручылар, композиторлар, музыка белгечләре бар.

Авыл сәнгать мәктәпләренә йөрүче балаларның сәләтен үстерү, осталыгын ачу максатында Азнакай сәнгать мәктәбендә «Туган як моңнары» бәйгесен үткәрүне матур традициягә әверелдерүдә Альбина Фоат кызының да өлеше зур. Иҗади ярышны Әлмәт, Ютазы, Сарман, Мөслим районнары яшь талантлары да бик көтеп ала һәм уңышлы гына чыгыш ясыйлар.

Тәҗрибәле педагог менә 16 ел инде мәктәпнең халык уен кораллары бүлегенә җитәкчелек итә. Баян, аккардеон, домрага укыту программасын үтәүдә, сәхнә чыгышларына әзерләүдә методик ярдәм күрсәтә. Бу бүлек укытучылары уңышларында да ачык чагылыш таба. Бөтенроссия, республика конкурсларында һәрчак җиңү яулаган укытучылар коллективы Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә иң көчлеләрдән санала. Укытучыларның инструменталь ансамбле Мәскәү, Казан сәхнәләрендә бер генә чыгыш ясамады . Ансамбльнең әсәрләр фонограммасы республика телерадиокомпаниясе архивында сакланып, еш файдаланыла.

Альбина Фоат кызының күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына узган ел янә бер бүләк - «Танылу» республика фестивале дипломы да өстәлде. Сәнгать остасының 25 еллык иҗади эшчәнлегенә «Оркестрга мәхәббәт» юбилей кичәсендә һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп Азнакай тамашачысы олы бәя бирде.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев