Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән»

«Татарстан хатын-кызлары» Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» традицион бәйгесе старт алды. Аның төп максаты булып тормышның төрле өлкәләрендә: гаилә, бизнес, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать предприятиеләрендә... үз эшчәнлеген, иҗади потенциалын уңышлы тормышка ашыручы, гражданлык инициативасы күрсәтүче хәзерге заман хатын-кыз...

«Татарстан хатын-кызлары» Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» традицион бәйгесе старт алды.

Аның төп максаты булып тормышның төрле өлкәләрендә: гаилә, бизнес, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать предприятиеләрендә... үз эшчәнлеген, иҗади потенциалын уңышлы тормышка ашыручы, гражданлык инициативасы күрсәтүче хәзерге заман хатын-кыз һәм ир-атының позитив образын тудыру. Бәйгедә Татарстан Республикасында яшәүче югары әхлакый нормаларга ия, аны күрсәтүче оешма, предприятие, берләшмәнең ихтирамы, абруе, ышанычына ия булган хатын-кызлар һәм ир-атлар катнаша ала.

Узган чәршәмбедә әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, оештыру комитеты җитәкчесе Альбина Темирбулатова киңәшмә уздырды. Биредә сүз оештыру эшләре хакында барды. Бәйгедә азнакайлылар да актив катнашыр дип ышанабыз. Анда катнашырга теләүчеләр районның халыкны социаль яклау идарәсенә шалтырата алалар. Тел: 7-14-25.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев