Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бистәнең сәләтле балалары

"Балалар энергиясе" гомумроссия балалар проектлары конкурсына районыбыздан дүрт укучының эше җибәрелде. Әлеге конкурсның максаты - креатив фикерләүне үстерү, энергетика өлкәсенә инновацион караш һәм энергия ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. 5 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар арасында район этабында жюри тарафыннан 29 эш каралды. Бары 4 эш кенә бәйге куйган таләпләргә лаек...

"Балалар энергиясе" гомумроссия балалар проектлары конкурсына районыбыздан дүрт укучының эше җибәрелде.

Әлеге конкурсның максаты - креатив фикерләүне үстерү, энергетика өлкәсенә инновацион караш һәм энергия ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. 5 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар арасында район этабында жюри тарафыннан 29 эш каралды. Бары 4 эш кенә бәйге куйган таләпләргә лаек дип табылды.

Компьютер графикасы номинациясендә Актүбә 3 нче урта мәктәбеннән Булат Гарипов (җитәкчесе С.Харисова), әдәби-музыкаль әсәр номинациясендә Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Руслан Сафин (җитәкчесе Л.Таҗетдинова), рәсем сәнгате номинациясендә Актүбәнең 1 нче һәм 3 нче мәктәпләреннән Розалина Нуруллина (җитәкчесе Р.Нуруллин) һәм Сирина Нурдинова (җитәкчесе Я.Сәйфидинов) эшләре финалга чыкты.

Е.Горелова, Балалар иҗаты үзәге методисты, жюри әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев