Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 гыйнвар 2012 яңалыклары

    • 17 гыйнвар 2012 - 14:21
      Чаңгы сезоны ачылды
      Ярышның кызган мәле Узган ялда шәһәрбезнең чаңгы базасында чаңгы сезоны ачылды. Я көннәр җылы, я кар аз булу сәбәпле, бу вакыйганы һаман кичектерә килделәр. Һәм менә, ниһаять, чаңгычыларга бәхет елмайды. Әлеге спорт төрен яратучылар шактый икән. Бу көнне шәһәребездәге 10, Актүбә бистәседәге 3, авыллардагы 16 мәктәптән укучылар, 18 предприятие һәм...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:18
      Буровиклар өчен истәлекле ел
      Бораулаучылар коллективының еллык конференциясендә "Бурение" ҖЧҖ филиалы - Азнакай бораулау эшләре предприятиесе начальнигы Эльнур Гыймазов үзенең чыгышын шул сүзләр белән башлады. Чыннан да, гади бер район үзәге саналган Азнакайның кыска гына вакыт эчендә эшчеләр бистәсе, аннан шәһәр булып үсеп җитүенә 60 еллык данлы тарихы булган буровиклар коллективы керткән өлешне бәһаләп...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:15
      Районыбыз сайты – республикада иң яхшыларның берсе
      Тәбрикләү мизгеле Узган шимбәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рәсми Татарстан» интернет-порталы составына кергән дәүләт власте һәм муниципаль идарә органнарының рәсми сайтлары конкурсында җиңүчеләрне котлады. 2011 ел йомгаклары буенча конкурсның 5 номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты»...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:12
      «Яшә, агач!»
      Ык буе территориаль инспекциясе әйдәр белгечләре һәм Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре әнә шундый исемдә чара уздырдылар. Әлеге чара Актүбәдәге 2 нче һәм Азнакайдагы 9 нчы мәктәп укучылары өчен оештырылган иде. Белгечләр мәктәп укучыларына урманның файдасы, анда үзеңне тоту кагыйдәләре, законсыз агач кискән өчен административ җаваплылык һәм башкалар турында сөйләделәр. Мастер-класста укучылар...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:10
      Сайлаучылар игътибарына!
      2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда үзе сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогына тавыш бирергә килә алмаган кеше теркәлү таныклыгы алып, сайлау көнне үзе булган участокта тавыш бирергә хокуклы. Теркәлү таныклыклары 2012 елның 18 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр Ленин урамы, 22 йорт, 3 нче кабинетта урнашкан Азнакай районы территориаль...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:07
      Уңыш нигезе – кадрлар
      Азнакай технологик транспорт идарәсе 2011 елда "Татспецтранспорт" идарә итү компаниясе" ҖЧҖ бүлекчәләре арасында узган "Иң яхшы транспорт предприятиесе" конкурсында өченче урынны яулаган. Әлеге хәбәрне ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышта идарәнең башкарма директоры Александр Попов җиткерде. Көчле конкуренциягә һәм финанс кризисы шаукымына карамастан, коллектив елны барлык техник-икътисади күрсәткечләрне арттырып үтәп тәмамлаган....
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:05
      Күрсәткечләр куанычлы
      Узган атнада «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы автомобиль юллары идарәсенең еллык йомгаклау конференциясе булды. Идарә начальнигы Мират Хаҗипов башкарылганнарга йомгак ясап, киләсе елда торган бурычларга тукталды. - Идарә составына Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Сарман районнары юлларына (барлыгы 847 км.) хезмәт күрсәтүче 4 юл участогы керә. Төзелеш участогы, асфальт-бетон һәм автотранспорт цехының да...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:04
      Кагыйдәне сакламасаң
      6 гыйнварга каршы төндә 87 нче янгын сүндерү частенә Азнакай шәһәре Совет урамындагы шәхси ихатада янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунча бинасын ут чолгап алган була. Алар аны тиз арада сүндереп, утның тирә-юнгә таралуына ирек куймыйлар. Ләкин мунча бинасы шактый зыян күрә. Янгынның ут төртү нәтиҗәсендә чыгу...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:02
      Өч егетнең гомере өзелде
      13 гыйнвар көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда Әлмәт-Актүбә юлында ВАЗ-21099 машинасы тиешле тизлекне сакламыйча каршы як юлга чыга һәм идарә мөмкинлеген югалтып КамАЗ машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, ВАЗ машинасын йөртүче һәм ике пассажир алынган яралардан һәлакәт урынында вафат була. Бер юл һәлакәтендә өч егетнең гомере өзелде, гаиләләренә әйтеп аңлата алмаслык кайгы-хәсрәт...
    • 17 гыйнвар 2012 - 14:00
      Район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды
      13 гыйнварда үткәрелгән район Советы утырышында ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Сессиядә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе турындагы мәсьәлә каралды. Депутатлар конкурс комиссиясе рәисе Илдар Маннапов чыгышын...
    • 17 гыйнвар 2012 - 13:58
      Барсы да үзебезгә бәйле
      Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа начальнигы белән таныштырудан башлады. Районыбызның Сарлы авылында туып үскән Миргасим Усманов әлегә кадәр Россельхознадзор идарәсенең Әлмәт ветеринар күзәтчелеге бүлек начальнигы урынбасары булып эшләгән. Яңа ел бәйрәмнәре чорында хокук тәртибе саклау һәм...
    Реклама