Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч егетнең гомере өзелде

13 гыйнвар көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда Әлмәт-Актүбә юлында ВАЗ-21099 машинасы тиешле тизлекне сакламыйча каршы як юлга чыга һәм идарә мөмкинлеген югалтып КамАЗ машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, ВАЗ машинасын йөртүче һәм ике пассажир алынган яралардан һәлакәт урынында вафат була. Бер юл һәлакәтендә өч егетнең гомере өзелде, гаиләләренә әйтеп аңлата алмаслык кайгы-хәсрәт...

13 гыйнвар көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда Әлмәт-Актүбә юлында ВАЗ-21099 машинасы тиешле тизлекне сакламыйча каршы як юлга чыга һәм идарә мөмкинлеген югалтып КамАЗ машинасына бәрелә.

Нәтиҗәдә, ВАЗ машинасын йөртүче һәм ике пассажир алынган яралардан һәлакәт урынында вафат була. Бер юл һәлакәтендә өч егетнең гомере өзелде, гаиләләренә әйтеп аңлата алмаслык кайгы-хәсрәт китерде. Әлеге тетрәндергеч вакыйга, канлы һәлакәт юлларда никадәрле игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен төгәл сакларга кирәклеген кисәтә, сабак булып тора. Кышкы юлларның тайгак, көннәрнең томанлы булуын да истән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев