Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаңгы сезоны ачылды

Ярышның кызган мәле Узган ялда шәһәрбезнең чаңгы базасында чаңгы сезоны ачылды. Я көннәр җылы, я кар аз булу сәбәпле, бу вакыйганы һаман кичектерә килделәр. Һәм менә, ниһаять, чаңгычыларга бәхет елмайды. Әлеге спорт төрен яратучылар шактый икән. Бу көнне шәһәребездәге 10, Актүбә бистәседәге 3, авыллардагы 16 мәктәптән укучылар, 18 предприятие һәм...

Ярышның кызган мәле

Узган ялда шәһәрбезнең чаңгы базасында чаңгы сезоны ачылды. Я көннәр җылы, я кар аз булу сәбәпле, бу вакыйганы һаман кичектерә килделәр. Һәм менә, ниһаять, чаңгычыларга бәхет елмайды.

Әлеге спорт төрен яратучылар шактый икән. Бу көнне шәһәребездәге 10, Актүбә бистәседәге 3, авыллардагы 16 мәктәптән укучылар, 18 предприятие һәм оешмадан хезмәткәрләр чаңгы юлына басты.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов чаңгы сезонын ачып, спортчыларга уңышлар теләде. Аларны шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Данис Мусин котлады.

Саф һава, таныш чаңгы юлы һәм җиңүгә омтылыш - спортчыларга күп кирәкми! Җиңү тәмен беренчеләрдән булып Актүбә 1 нче мәктәбе командасы татыды. Актүбәнең 2 нче мәктәбе командасы көмеш призер булды, өчлекне исә Азнакайның 4 нче мәктәп командасы түгәрәкләде. Предприятие һәм оешмалар арасында беренче урынны "Азнакайнефть" идарәсе, икенче урынны бораулау эшләре предприятиесе, өченче урынны Азнакай ПАТП командалары яулады. Шәхси беренчелеккә ярышта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Данис Мусинга тиңнәр табылмады. 9 нчы мәктәп директоры урынбасары Илнур Шәфыйгуллин көмеш, Азнакай электр челтәрләре предприятиесе начальнигы Альмир Латыйпов бронза медальгә лаек булды.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев