Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кагыйдәне сакламасаң

6 гыйнварга каршы төндә 87 нче янгын сүндерү частенә Азнакай шәһәре Совет урамындагы шәхси ихатада янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунча бинасын ут чолгап алган була. Алар аны тиз арада сүндереп, утның тирә-юнгә таралуына ирек куймыйлар. Ләкин мунча бинасы шактый зыян күрә. Янгынның ут төртү нәтиҗәсендә чыгу...

6 гыйнварга каршы төндә 87 нче янгын сүндерү частенә Азнакай шәһәре Совет урамындагы шәхси ихатада янгын чыгу турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунча бинасын ут чолгап алган була. Алар аны тиз арада сүндереп, утның тирә-юнгә таралуына ирек куймыйлар. Ләкин мунча бинасы шактый зыян күрә. Янгынның ут төртү нәтиҗәсендә чыгу ихтималын да фаразлыйлар.

7 гыйнварда иртә белән Сәпәй авылы шәхси сараенда янгын чыга. Нәтиҗәдә, сарай өлешчә янып бетә. Сәбәбе - электр җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре сакланмау дип фаразлана. Кышкы чорда мичләргә ягу, электр җылыткычлардан файдалану кагыйдәләрен саклауга игътибарны көчәйтү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев