Юлчылар эш вакытында
Без шәһәр юлларының чисталыгына шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, хәтта берничә тәүлек рәттән буранлап яуган карны көнендә үк чистартмыйлар икән, канәгатьсезлек белдерәбез, газетага, административ органнарга шалтырата, шикаять юллый башлыйбыз. Моны халыкның культура дәрәҗәсе үсүе, кимчелекләргә битараф булмавы белән аңлатырга кирәктер. Ә чынлыкта исә, зур шәһәрләрдә булып, андагы кар...