Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген көрәшмәсәк, иртәгә соң булачак

Коррупциягә каршы Халыкара көрәш көнендә район башлыгы җитәкләгән махсус комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты. Район башлыгы Рәфис Галиев әлеге мөһим датаның килеп чыгышы белән таныштырды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМО инициативасы буенча 9 декабрьдә билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне коррупциягә каршы Конвенциягә кул...

Коррупциягә каршы Халыкара көрәш көнендә район башлыгы җитәкләгән махсус комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.

Район башлыгы Рәфис Галиев әлеге мөһим датаның килеп чыгышы белән таныштырды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМО инициативасы буенча 9 декабрьдә билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне коррупциягә каршы Конвенциягә кул куела. Әлеге документка кул куйган дәүләтләр ришвәтчелек, бюджет акчаларын урлау һәм коррупцион керемнәрне "юу"ны җинаять дип игълан итәргә тиешләр. Россия аңа беренчеләрдән булып кул куйды.

Илебездә коррупциянең тарихы еракларга тоташа. 18 нче гасырга кадәр элеге эшчәнлек хәтта законлы саналган, чөнки ул чорда чиновникларга хөкүмәт хезмәт хакы түләмәгән, аларны халык туендырган. 1715 елдан хезмәт хакы түләнә башлагач, коррупция җинаять дип санала башлаган. Күп кенә хакимнәр коррупциягә каршы көрәшеп караган, әмма бу хурлыклы күренешне беркем дә җиңә алмаган.

Менә бүген дә Россия планетабыз дәүләтләре арасында иң коррупцион ил санала. Экспертлар бәяләвенчә, илебездә коррупция базары 240 млрд. доллар тәшкил итә. Соңгы елларда РФ Президенты Дмитрий Медведев та, РФ Премьер-министры Владимир Путин да коррупциягә каршы көрәш буенча төрле чаралар күрәләр. Көрәш барлык юнәлешләрдә алып барыла: электрон хөкүмәт кертү һәм законнарны үзгәртүдән башлап, гражданнарда барлык өлкәләрдә, хәтта көнкүрештәге коррупция күренешләренә түзеп тормаучанлык тәрбияләүгә кадәр.

2010 елда 60 меңгә якын коррупцион гамәл ачыкланган, 2011 елда мондый төр җинаятьләр кимегән. Шуңа да карамастан, Россия коррупция чәчәк аткан Нигерия, Уганда кебек илләр белән беренче унлыкта.

Безнең районда да күрсәткечләр яхшылардан түгел - 2011 елның 11 аенда бу юнәлештә 7 җинаять теркәлгән. Полиция начальнигы урынбасары Сергей Ерыганов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы башкарылган эшләр белән таныштырды. Россиядә җәмәгатьчелек фикереннән күренгәнчә, эчке эшләр органнары, медицина, салым хезмәтләре һәм Пенсия фонды бу яктан иң имин булмаган өлкәләр санала. Хәзер әлеге учреждениеләрнең һәрберсендә хезмәткәрләр эшчәнлеге катгый контрольгә алынган. Стеналарда икътисади куркынычсызлык хезмәтләренең телефон номерлары эленгән. Гражданнар коррупция, ришвәтчелек очракларына юлыкканда әлеге телефоннар буенча шалтырата алалар. Районда аноним хәбәрләр өчен махсус әрҗәләр урнаштырылган.

Сораштыру күрсәткәнчә, районыбыз халкының 10 проценты бер тапкыр булса да коррупция очрагына тарыган. Әмма кешеләр үзләре кайвакытта җаваплы затларның намуссыз ниятләренә сәбәпче булалар - ришвәт тәкъдим итәләр. Ә бит зур акча кызыктыра. "Җиңел генә акча эшләү ысулы аңны томалый, - ди шәһәр прокуроры И.Нәҗмиев. - Коррупциягә каршы көрәш көне - ул бәйрәм түгел, ә коррупционерлар эшчәнлеген ачыклау һәм киртә кую бурычы".

Прокурор районыбызда коррупцион юнәлештәге төп җинаятьләр хакында сөйләде. Андый җинаятьләр арасында - муниципаль учреждениеләрнең хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, милекләр турында ялган яки тулы булмаган мәгълүмат бирүе, муниципаль хезмәткә урнашканда югары белем турында ялган дипломнан файдалану, бюджет акчаларын максатчан файдаланмау, ришвәтчелек һ.б.

- Барлык намуслы гражданнарның көчен берләштерми торып, коррупцияне җиңеп булмый. Әгәр дә бүген бу явызлыкка каршы чыкмасак, дәшмәсәк, иртәгә соң булачак, - дип ассызыклады район башлыгы Р.Галиев.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев